Кама ягы
  • Рус Тат
  • Социаль әһәмиятле контингент – куркыныч астында

    ТР сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча 2011 елда эшкә сәләтлелекне вакытлыча югалту сәбәпләре арасында имгәнүләр икенче урында һәм соңгы биш ел эчендә алар 12 процентка арткан. Бу саннар ТРның төньяк-көнбатыш төбәгендәге фельдшерлык-акушерлык пунктлары медицина хезмәткәрләре арасында шушы көннәрдә Лаеш районында үткән "Җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау" төбәк конференциясендә китерелде.

    Узган елда гына да район территориясендә имгәнү, агулану һәм тышкы сәбәпләр тәэсирендә килеп чыккан башка нәтиҗәләрнең 1823 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең 85 проценты өлкәннәр һәм 14,6%ы - балалар. Соңгы өч елда имгәнүләр һәм башка бәхетсезлек очраклары таралу өчтән бергә диярлек арткан. Теркәлгән авырулар арасында имгәнүләр дүртенче урында тора. Алар сулыш органнары, кан әйләнеше һәм ашкайнату органнары авыруларыннан гына калыша. Чыгымнар буенча да имгәнүләр нәтиҗәләрен дәвалау сәламәтлек саклауга чыгымнар структурасында беренче дүртлеккә керә.

    Докладчылар сүзләре буенча, Россиядә үлемгә китергән сәбәпләр арасында имгәнүләр аерым урын алып тора. Алай гына да түгел, эшкә сәләтле затлар арасында имгәнүләр һәм агуланулар, үлем сәбәбе буларак, тотрыклы рәвештә беренче урында. Шул ук вакытта алар бу яшьтә вафат булучы ирләрнең һәр икенчесенең, ә хатын-кызларның һәр өченчесенең үлем сәбәбе булып тора. Шулай итеп, халыкның социаль, икътисади, репродуктив яктан иң әһәмиятле контингенты куркыныч астында.

    Барлык илләрдә дә балалар арасында имгәнүләр киң җәмәгатьчелекне һәм төрле белгечләрне аеруча борчый. Хәзерге вакытта балалар имгәнү һәм бәхетсезлек очракларыннан йогышлы авыруларга караганда күп тапкырларга күбрәк үләләр. Семинарда катнашучылар әти-әниләрне һәм педагогларны өйдә, урамда, җәмәгать урыннарында, спорт белән шөгыльләнгәндә үзеңне дөрес тота белергә балаларны активрак өйрәтергә чакырдылар, чөнки статистикага ярашлы төстә, күпчелек имгәнүләр балалар һәм алар тәрти-бенә җитәрлек күзәтү булмау белән аңлатыла. Имгәнүләр газаплар китереп кенә калмый, зыян күрүчеләрнең функциональ мөмкинлекләрен дә чикли.

    -Бу очракларда нәтиҗәләрнең иң күңелсезе булып инвалидлык тора. Тормышның эшкә сәләтлелек вакытын кыскартып, хезмәт җитештерүчәнлеген киметеп, имгәнүләр җәмгыятьнең бик зур икътисади һәм социаль югалтулары сәбәбе булып тора. Соңгы ике елда безнең районда 17 кеше беренче тапкыр инвалид дип табылды. Терәкхәрәкәт системасы имгәнү нәтиҗәсендә беренчел инвалидлык дүртенче урынны алып тора, - дип ассызыклады үз докладында Лаеш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Наил Сираҗиев.

    Галимнәрнең күпсанлы тикшеренүләре шуны раслый: имгәнүләр күп кенә факторлар белән билгеләнә һәм социаль-икътисади шартларга, медицина ярдәме системасына, сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенә бәйле. Безнең илдә имгәнүләрнең иң күп булган чагы реформалар чорына туры килү очраклы түгел, чөнки ул вакытта дәүләт әлеге проблемалар чишелешеннән читләшкән була.

    Конференциядә катнашучылар инанганча, хәзерге вакытта бу проблеманы чишүгә комплекслы системалы якын килү кирәк, ул, барыннан да бигрәк, профилактик чараларны гамәлгә ашыруга нигезләнергә тиеш.

    Имгәнүләр - социаль күренеш, шунлыктан ул медицинага гына кагылмый. Медицина хезмәт-кәрләре төрле сәбәпләр, аерым алганда начар юллар, урамнарны яктыртуның җитәрлек булмавы, бозлавык, юл хәрәкәтен оештыруның канәгатьләнерлек булмавы, предприятиеләрдә куркынычсызлык техникасын сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан очраклар белән эш итәләр. Якындагы М-7 федераль автоюлына һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле рәвештә генә дә соңгы өч елда Сокуры җирлеге территориясендә 120(!) кеше үлгән, аларның 47 се - узган елда. Аңлатып торуның кирәге юктыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: