Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Акыл белән эшләнмәгән маневрлар һәм игътибарсызлык гомерне өзә

Редакция каршындагы җәяүлеләр өчен урам аркылы чыгу урынын үткәндә аның бер хезмәткәре чак кына очып килгән машина астында калмады. Ә машина йөртүче тизлекне киметеп җәяүлене үткәрүне кирәк тапмады. Әгәр ханым игътибарлы булмаса фаҗигадән котылып булмас та иде.

"Машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм үз үзләренә ышанулары - юллардагы һәлакәтләрнең төп сәбәпләренең берсе, - дип исәпли ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. - Татарстан юлларында булган юл һәлакәтләренең яңа очраклары белән көннән көн тулылана барган күңелсез статистика моны раслый".

Әлмәт районы, Әлмәт-Чулпаево-Әлмәт-Лениногорск автоюллары кисешкән урын, 27 июль, 20 сәгать 30 минут. Икенче дәрәҗә юлдан хәрәкәт иткән җиңел машина йөртүче төп юлдан барган машинага өстенлек бирергә теләми. Ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә олы кеше һәм 10 яшьлек бер бала төрле тән җәрәхәтләре ала.

Тукай районы, 28 июль. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә Чаллы-Зәй-Бәтке юлында электә ике тапкыр спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утырганы өчен йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән җиңел машина йөртүче зур тизлектә җәяүлене таптата һәм юл читендә каплана. Авария нәтиҗәсендә биш кеше үлемгә китергән җәрәхәтләр ала: автомобиль йөртүче һәм 15, 16, 17 яшьлек өч пассажир һәлакәт урынында һәлак булалар, ә җәяүле Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлә. Автомобильдәге кешеләрнең берсе дә иминлек каешын эләктермәгән була.

Шул ук көнне кеше үлеменә китергән тагын бер авария була. Теләче районында якынча 8.30 да Арча-Теләче юлында җиңел машина йөртүче "К-700" тракторына тагылган культиваторга бәрелә. Машина йөртүчегә һәм аның 16 яшьлек ике пассажирына медицина ярдәме кирәк булмый... Әгәр алар иминлек каешларын эләктергән булсалар нәтиҗәсе болай аяныч булмас иде.

"Урыпҗыю эшләре барган чорда юллар буйлап зур габаритлы авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәтләнүе бар. Еш кына мондый машиналар үз полосаларын гына түгел каршы хәрәкәт полосасын да алалар. Агымдагы елда Татарстанда зур габаритлы техника белән бәрелүдән җиде кеше һәлак булды. Мондый машиналарны үткәндә игътибарлы һәм сак булыгыз, - дип кисәтә Илдар Вәлиуллин. - 12 яшькәчә балалар йөрткәндә махсус креслолардан файдаланыгыз, өлкән яшьтәге пассажирларга иминлек каешларын эләктерегез! Тизлек режимын саклагыз, көтмәгәндә балаларның юлга килеп чыгу ихтималы булуын онытмагыз!".

...Күптән түгел Интернетта "Ашыгыч ярдәм" машинасы күрдем, аның арткы бамперында "Мине узып кит: кемгәдер бик тә синең бөерләрең кирәк!" дигән сүзләр язылган. Юлда маневр ясаганда бу сүзләрне искә төшерү начар булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X