Кама ягы
  • Рус Тат
  • Су коенганда сак булу кирәк

    Җәйнең эссе көнендә су буенда ял итү яхшы булуын барыбыз белә. Бу су коену, балык тоту, суда уеннар һәм көймәләрдә йөрү. Кызганычка каршы, су рәхәтлек кенә түгел, һәлакәткә дә китерә. Су коену сезоны ачылуга суда ял итүчеләр саны арта, куркыныч булмаган сай сулыкларда да бәхетсезлек очраклары күбәя. Балаларның суга бату...

    Җәйнең эссе көнендә су буенда ял итү яхшы булуын барыбыз белә. Бу су коену, балык тоту, суда уеннар һәм көймәләрдә йөрү. Кызганычка каршы, су рәхәтлек кенә түгел, һәлакәткә дә китерә.

    Су коену сезоны ачылуга суда ял итүчеләр саны арта, куркыныч булмаган сай сулыкларда да бәхетсезлек очраклары күбәя. Балаларның суга бату сәбәбе нәрсәдә. Күп очракта, суда иминлек кагыйдәләрен сакламау.

    Баланы үзең белән алганчы аның белән суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерү мөһим. Аларга тукталып китик.

    Балаларга өлкәннәр күзәтүеннән башка суга керү тыела. Әниләр һәм әтиләр, балагыз су коенганда игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез!

    Балаларыгызга кабартылган уенчыклар, кабартылган матрацларда йөзәргә рөхсәт итмәгез. Аларның шартлау ихтималы бар, сезнең куркып калган балагыз суда кала.

    Таныш булмаган урыннарда суга чумудан тыегыз, моны үзегез дә эшләмәгез. Су астында ташлар яки агачлар булуы мөмкин, ул чакта ялның иң яхшы очракта, имгәнү белән тәмамлануы бар.

    Балаларга суда уйнап бер береңне "батыру" яки "качу" ярамавын аңлату зарур.

    Үзеңне суда имин тотуның иң гади кагыйдәләре шундый. Без өлкәннәр, алар турында балаларга сөйләргә тиеш, шулай итеп кенә фаҗигадән котылып һәм аларның гомерен саклап була.

    Безнең өлкәннәр өчен иң мөһим кагыйдә - балаларны суда ялгыз калдырмау!

    Һәрчак алар янәшәсендә булыгыз һәм су яки күлдә ял итү сезнең гаиләгезгә фәкать шатлык һәм уңай тәэсирләр генә китерер.

    Илнур Арсланов, мәгариф идарәсе баш белгече.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: