Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Татарстанда су ташуның иминлеген 84 бригада тәэмин итәчәк

Республиканың язгы ташуга каршы комиссиясе язгы ташу-2021не авариясез үткәрүне тәэмин итү чаралары исемлеген раслады.

Түбәндәге чаралар үткәрелде: автомобиль юлларының юл аркылы су чыгу мөмкин булган

потенциаль куркыныч участоклары билгеләнде, ясалма корылмаларны тикшерделәр.

Суүткәргеч торбаларның тишекләрен һәм кече күперләрне кардан һәм боздан чистарту,

кювет һәм су бүлү каналларын кардан ачу, калкулыкларны һәм юл кырыйларындагы су

агу тишекләрен тоташ чистарту, су үткәргечләрне һәм су бүлгечләрне чистарту буенча

эшләр башкарыла. Күперләр янында боз калынлыгын һәм елгаларның үзәнен үлчәүләр

үткәрелде.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, федераль

әһәмияттәге юллар буйлап 98 күпернең 95е әзерләнгән - бу 97%. Булган 1128 суүткәргеч

торбаның 366сы чистартылган, ягъни 32%ы. Эш көн саен дәвам итә, динамика яхшы. Язгы

ташуга каршы барлык эшләр елгаларда су күтәрелгәнчегә кадәр тәмамланырга тиеш. Язгы

ташуны аварияләрсез үткәрү өчен подрядчы оешмаларда җитәрлек күләмдә материаллар

әзерләнгән, 84 бригада булдырылган, 440 берәмлек техника бүлеп бирелгән. Су үткәрү

корылмаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча потенциаль куркынычларның исемлеге

билгеләнде – бу 26 күпер һәм 33 суүткәргеч торба, аларның торышы буенча язгы ташу

дәвамында даими күзәтү гамәлгә ашырыла. 11 потенциаль куркыныч һәм түбәнлектә

урнашкан күпердә тәүлек әйләнәсе дежур тору оештырылган. Язгы ташу вакытында Буа

районында Кама аша күпер буенча хәрәкәт ябылачак. Республикада 80 буа бар, аларның

су белән юылуып китүе автомобиль юллары участокларының юылуы куркынычын

тудыра. Хәзергә аларда хәл тыныч. Узган елларда кар сулары ташыган автомобиль

юлларының 54 участогы контроль астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: половодье весна Татарстан Республикасы