Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Террорчылык һәм экстремизмга бергәләп киртә куярга кирәк

Лаеш районында бу куркыныч социаль күренешләрне кисәтү буенча чаралар комплексы үткәрелә.

2019 елда яңа “Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 2019-2021 елларда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау” программасы кабул ителде. Ул милләтара һәм динара толерантлык идеяләрен тарату буенча мәдәни-аңлату һәм тәрбия бирү эшенә, яшьләргә рухи һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар планын үз эченә алган.

Уку елы алдыннан белем бирү учреждениеләренең әзерлеген тикшергәндә район комиссиясе тарафыннан район уку йортларының террорчылыкка каршы әзерлеген планлы тикшерү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре тикшерелгән объектларның йомшак сакланганлыгын  күрсәтте. Күпчелек мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында видеокүзәтү системасы, автомат рәвештә телефон номерларын билгеләгечләр, металл детекторлары юк. Сак сигнализациясе белән барлык белем бирү оешмалары да җиһазландырылмаган.

Балалар учреждениеләренең сакланганлыгын арттыру өчен персоналны килгән кешеләрне металл детекторлары кулланып тикшерү үткәрү кагыйдәләренә, гадәттән тыш хәлләрдә, террорчылык акты булган очракта үзеңне тоту, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк.   

Соңгы биш елда белем бирү объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулар елдан-ел кимрәк ачыклана. Бу ел саен капиталь ремонтлар ясау һәм яңа биналарны гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы нормаларына ярашлы итеп төзү аркасында шулай. 2019 елда барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары чардак биналарын янгынга каршы эшкәртү үткәрделәр, автомат янгын сигнализациясе системасы барлык объектларда бар һәм төзек хәлдә.

Системалы төстә экстремизм, этник һәм дини дискриминация күренешләре линиясе буенча оператив хәлгә мониторинг үткәрелә. Лаешның «Форпост» үзәге ай саен экстремистлык характерындагы сайтлар һәм хәбәрләрне ачыклау предметына Интернетны мониторинглау буенча башкарылган эш турында отчет бирә. Мәктәпләрдә лекцияләр үткәрелә, аларда укучыларга үзеңне ничек итеп деструктив берләшмәләргә җәлеп ителүдән сакларга икәнлеген аңлаталар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы экстремизм Террорчылык