Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр булды

Лаешта торак пунктларны һәм икътисад һәм инфраструктура объектларын урман янгыннарыннан саклуга бәйле мәсьәләләрне эшләү буенча команда штаб өйрәнүләрнең өченче этабы булды. Алар вертолет мәйданчыгында үтте. Шартлы урман янгынына каршы һавадан һәм җирдән көрәштеләр.

Урман янгыннарын сүндерү тактикасын һәм сүндерүгә җәлеп ителгән оешмалар һәм ведомстволарның үзара эш итүләрен эшләргә кирәк иде. Легендага ярашлы төстә хокук бозучы урман участогына ут төрткән. Бу хакта сигнал шунда ук берничә хезмәткә килгән. Урынга килеп җиткән полицейскийлар ут төртүчене тоткарладылар. Аны эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр. Алар артыннан ук янгын урынына урман саклучылар һәм янгын сүндерүчеләр килде, шунда ук алар утны сүндерүгә керештеләр. Махсус техника периметр буенча уттан саклау полосасы казыды, болай эшләгәндә ут таралмый. Һавадан МЧС авиациясе ярдәм итте. МИ-8 вертолеты бер килүдә утка биш куб метр су сипте. Ут сүндерүдә судан гына файдаландылар, химик матдәләр кулланмадылар. Бу вакытта суны читкә алып китмәсен өчен аны җилгә каршы ташлау зарур. Янгын сүндергәндә һава транспортын куллану бик нәтиҗәле, чөнки җир транспортының янгын урынына килеп җитмәве дә бар. Лаеш эзләү-коткару төркеме, ТР урман хуҗалыгы министрлыгының “Лаеш” янгын-химик станциясе, ТР дәүләт янгыннан саклау һәм ведомство янгыннан саклау оешмасы көчләре белән ут чыганагын тиз арада юк иттеләр. Өйрәнүләр уңышлы үтте. Барлык оешмалар һәм ведомстволар килешеп, ипле эшләделәр. Барлыгы 67 кеше һәм 19 берәмлек техника катнашты. Мондый өйрәнүләр янгын чыгу куркынычы булган чорга әзерләнү кысаларында бар илебездә үткәрелә.

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә, ул куркыныч участоклар янында учаклар ягуны тыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев