Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Яңа ел чыршысын сатып алу арзанрак

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ район урманнарын законсыз кисүләрдән сакларга һәм якларга тиеш.

Фотоны Лаеш урманчылыгы бирде

Һәр елны декабрь аенда учреждение хезмәткәрләре өчен кызу урак өсте башлана. Урманчылык җитәкчесенең урынбасары Фәнил Фазлыев сөйләвенчә, районның намуссыз кешеләре, акчаны янга калдырырга карар итеп, үз гаиләсен сөендерү өчен, законсыз рәвештә ылыслы яшь үсентеләрне кисәләр.

Әмма урман сагы хезмәткәрләре йокламый һәм киселгән яшел чибәркәйне үстерүгә күп хезмәт һәм кайгыртучанлык куелуын аңламый торган чиктән тыш булдыклы кешеләрне тоткарлый. Чөнки ылыслы агач орлыкларын утыртудан алып, алар бер метр биеклеккә җиткәнче, җиде елга якын вакыт (1,5 м – 10 ел) уза.

Ылыслы агачларны законсыз кисү өчен, урман хуҗалыгына зыян суммасына бәйле рәвештә, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Агачның зурлыгы, аның токымы һәм башка факторлар исәпкә алына.

РФ Административ кодексының 8.28 маддәсе нигезендә, агачны законсыз кисү өчен гражданнарга өч меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр дә кисү автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника кулланып башкарыла икән, штраф дүрт меңнән биш мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, бу исә законсыз табигатьтән файдалану продукциясен конфискацияләү, шулай ук административ хокук бозуны башкару коралы конфискацияләнү белән бәйле.

Әгәр шактый зыян китерелгән икән - законсыз рәвештә киселгән чыршы өчен җәза РФ Җинаять кодексының 260нчы маддәсе белән көйләнә инде. Биредә законсыз кискән өчен штраф биш йөз меңнән бер миллион биш йөз мең сумга кадәр тәшкил итә, яки йөз илле меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф түләү белән дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Штраф күләме «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУда 400 сумнан алып сатып алырга мөмкин булган яңа ел чыршысының базар бәясеннән берничә тапкыр күбрәк, Яхшылап уйларга кирәк – законсыз рәвештә бер агач кына киселгән очракта да, бу агач кисүнең барлык барлык нәтиҗәләренә торамы икән?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев