ЮХИДИ хезмәткәрләре кемгә һәм ни өчен штраф сала
Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылуның биш очрагын ачтылар.
Машина йөртүчеләрнең берсе баласын махсус урында, ләкин иминлек каешын эләктермәгән хәлдә йөрткән, ә икенчесе үзе эләктерелмәгән. Өченчесе йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган. Ике кешенең ОСАГО полислары булмаган.
Болардан тыш, балигъ булмаган ике җәяүлегә “Тукта! Синең гомереңә куркыныч яный” карточкалары төзелгән: алар юлны җәяүлеләр өчен билгенләнмәгән урыннан үткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев