Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юл хәрәкәте иминлеге буенча йомгаклар ясалды

    Шушы көннәрдә район башлыгы һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

    Беренче булып агымдагы ел нәтиҗәләре буенча доклад белән Россия ЭММның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев чыгыш ясады.

    Сигез айда район территориясендә 49 юл-транспорт һәлакате килеп чыккан, аларда тугыз кеше һәлак булган һәм 65 кеше җәрәхәтләнгән. Юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуның төп сәбәпләре: исерек хәлдә машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, машина йөртүчеләрнең узып китү кагыйдәләрен бозулары, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу.

    Идарә стажы ике елдан артмаган машина йөртүчеләр катнашында авария хәлләрен кисәтү һәм булдырмау максатыннан ЮХИДИ бүлеге тарафыннан барлык фактлар буенча да тикшерүләр үткәрелә, ә мәгълүмат уку урыны буенча автомәктәпләргә җибәрелә.

    Урып-җыю сезоны башлану белән авыл хуҗалыгы техникасы катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү актуаль мәсьәлә булып кала, анда авария очраклары еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында, Транспорт министрлыгының 2018 елның 12 гыйнварындагы 10 номерлы боерыгы таләпләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне бергәләп тәэмин итәргә, шулай ук район юлларының сакланышына һәм норматив торышына аерым игътибар бирергә кирәк.

    Районда балаларның юл-транспорт травматизмы турында Гөлшат Зәйнуллина хәбәр итте. Агымдагы елның сигез аенда Лаеш районы территориясендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында җиде юл-транспорт һәлакәте булган, аларда сигез бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чорында сигез юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер бала һәлак булган һәм 11 кеше зыян күргән. Күпчелек юл һәлакәтләре - ул пассажир һәм җәяүле балалар зыян күргән бәрелүләр.

    ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан булган һәлакәтләргә мәгариф оешмаларында анализ ясала һәм балалар һәм ата-аналар белән чаралар үткәрелә. Агымдагы елда барлыгы 119 профилактик чара үткәрелгән, шул исәптән: әңгәмәләр, спектакльләр күрсәтү, яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары белән дәресләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында «Имин көпчәк», «Иң яхшы ЮИД отряды һәм иң яхшы ЮИД җитәкчесе», «Яшел ут» конкурслары.

    Киңәшмәдә юллардагы авария очракларының иң актуаль проблемаларын, аларны хәл итү һәм куелган максатларны һәм бурычларны үтәү юлларын билгеләделәр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: