Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юлларда куркынычсызлык турында һәркем истә тотарга тиеш

    15 ноябрьдә кешеләр юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган якыннары һәм туганнары турында искә алалар.

    Юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алу көне алдыннан Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә әлеге датага багышланган чара үткәрелде. ЮИД отрядына керүче башлангыч сыйныф укучылары ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен флешмоб белән чыгыш ясадылар.

    - Һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Һәм транспорт чарасы сатып алу теләге көчле булуга карамастан, кеше башта алар белән идарә итү хокукы алырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина.

    Унынчы сыйныф укучысы Никита Вендин сигезенче сыйныф укучылары алдында зур булмаган хикәя белән чыгыш ясады. Ул укучыларга юл билгеләре, беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәтү турында сөйләде һәм моны манекенда үзе күрсәтте. Балалар аны бик игътибар белән тыңладылар. Никита, сөйләвен тәмамлап, укучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган зур булмаган викторина оештырды. Балалар төркемнәргә бүленеп, сорауларга бик кыю җавап бирделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

    - Сез ничек булдырдыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен шулай яхшы беләсез, - дип нәтиҗә ясады Гөлшат Айратовна

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: