Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Кыш тәртип урнаштыра. Ә без нишлибез?

Әле күптән түгел генә кешенең табигатькә мөнәсәбәте яхшыдан булмауны күрсәткән дәлилләрне кар каплады. Бүген, декабрьнең ак җәймәсе җир йөзен каплаганда, бу борчыган теманы язга кадәр ябарга да була кебек. Лаеш районы экологы Рөстәм Ибраһимов бу хакта ниләр уйлый? -Кыш хезмәт коллективларына да, йорт хуҗаларына да ял бирә, әлбәттә. Җылы көннәр...

Әле күптән түгел генә кешенең табигатькә мөнәсәбәте яхшыдан булмауны күрсәткән дәлилләрне кар каплады. Бүген, декабрьнең ак җәймәсе җир йөзен каплаганда, бу борчыган теманы язга кадәр ябарга да була кебек. Лаеш районы экологы Рөстәм Ибраһимов бу хакта ниләр уйлый?

-Кыш хезмәт коллективларына да, йорт хуҗаларына да ял бирә, әлбәттә. Җылы көннәр үтү белән санитар "чәршәмбе" һәм "шимбә" өмәләре вакыты да үтә. Бу чорда урамда себерке һәм тырма тоткан кешеләрне күрмәссең. Әмма елның бу фасылында көнкүреш калдыклары кимеми. Быел озакка сузылган көздә безнең өйләр, учреждениеләр һәм предприятиеләр янын, шулай ук урман утыртмаларын, ерымнар һәм юл читләрен тәртипкә китерү мөмкинлеге бар иде. Шунысын әйтеп үтү кирәк, күп кеше беренче карны көтеп тик утырмады. Йөреп чыгулар күрсәткәнчә, шәһәр урамнарының күбесен кышка җыештырганнар. Кызганычка каршы, район территориясен санитар чистарту проблемасы хәл ителде дип әйтеп булмый. Иң элек бу көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыклары торышыннан күренә. Җәйкөз буе аларга кискән агач ботаклары, чүп үләннәр, иске мебель тутырдылар. Күп кенә авылларда алар хәзер дә билгеләнеше буенча кулланылмый. Тагын бер кат искәртәсем килә, барлык зур чүпләр, шул исәптән киселгән агач ботакларын хуҗалар үзләре утильләштерергә тиешләр. Лаешта, мәсәлән, бу максат өчен полигон бар, анда физик затлар чүп-чарын утильләштерүгә бушлай кабул итәләр. Бүген Лаешта да, районның башка торак пунктларында да яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күп эшләнә, гади санитар культура кагыйдәләрен үтәү кирәк. Уртак тырышлык белән генә без шәһәребезне, үзебезнең авылны яки урамыбызны яшәү өчен чиста, матур итә алабыз.
-Рөстәм Хәбибуллович, сер түгел, безнең районга кышын һәм җәен ялга килгән кунаклар да урманнар, юл читләрен чүпләүгә өлеш кертәләр.
-Безнең районның язмышы шундый. Әмма соңгы вакытларда кунаклар үзләрен яхшырак тоталар, дияр идем. Ял итүче төркемнең үзләреннән соң чүп-чарларын җыюларына һәм алып китүләренә үзем шаһит булдым. Башка мисаллар да бар, әлбәттә. Мегаполис белән күршелек тә безнең район территориясенә чисталык өстәми. Казанга якын участоклардагы чүплекләр шуны раслый. Әйләнәтирә мохитне мондый "пычратучылар" белән көрәшү аеруча кыен. Район җитәкчелегенә, җирлек башлыкларына тәкъ-димнәр ясыйм. Бергәләп табигатьне саклау законнарын бозучыларга тәэсир итү тактикасы эшлибез.
-Яздан көзгә кадәр җирле хакимият, полициянең участок уполномоченныйлары Лаеш халкына шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен һәм аларны үтәү кирәклеген искәртеп торалар. Кыш көне моңа вакыт калмыймы?
-Игътибарны киметергә ярамый. Урамнар, өй яны территорияләренең санитар торышын тикшерү буенча рейдлар елның һәр фасылында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология Р.Ибрагимов

2
X