126 кеше боз өстендә агып киткән
Бу ялларда кышын балык тотарга яратучылар янә гадәттән тыш хәлгә дучар булдылар. Аерылып киткән ике боз кисәгендә 126 балыкчы була. Вакыйга урынына МЧСның берничә бүлекчәсе килә. Коткару операциясе биш сәгатьтән артыграк вакытка сузыла. Бәхеткә каршы, корбаннар юк. 47 балыкчыны Лаеш янында боздан алып ярга чыгаралар, 79ын Атабай янында. Исегезгә төшерәбез,...
Бу ялларда кышын балык тотарга яратучылар янә гадәттән тыш хәлгә дучар булдылар. Аерылып киткән ике боз кисәгендә 126 балыкчы була. Вакыйга урынына МЧСның берничә бүлекчәсе килә. Коткару операциясе биш сәгатьтән артыграк вакытка сузыла. Бәхеткә каршы, корбаннар юк.
47 балыкчыны Лаеш янында боздан алып ярга чыгаралар, 79ын Атабай янында. Исегезгә төшерәбез, боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булганда сулыкка кергән гражданнарга 1,5-2 мең күләмендә штраф яный, вазифаи затларга 5-7 мең сум, юридик затларга 50-70 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев