Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

88 яшьлек ветеран картиналар чигә

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында "Җиңү Салюты" дип аталган чигелгән картиналарның персональ күргәзмәсе булды. Аның авторы - Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кыяметдин Гайнетдинов. Фронтовик күптән түгел генә - дүрт ел элек, хатыны үлгәннән соң чигә башлый. Үзе әйтү буенча, башта ул аңа онытылырга ярдәм итә, ә аннан соң...

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында "Җиңү Салюты" дип аталган чигелгән картиналарның персональ күргәзмәсе булды. Аның авторы - Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кыяметдин Гайнетдинов.
Фронтовик күптән түгел генә - дүрт ел элек, хатыны үлгәннән соң чигә башлый. Үзе әйтү буенча, башта ул аңа онытылырга ярдәм итә, ә аннан соң җитди мавыгуга әйләнә. Кыяметдин абыйның энә белән ничек оста эш итүен күреп теләсә кайсы хатын-кыз көнләшергә мөмкин.
Күргәзмә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, әмма ветеранның бер генә эшендә дә кырыс сугыш сюжетлары юк. Картиналарда күңелгә үтәрлек итеп тыныч, камышлар белән капланган буа, елга буендагы агачлар, су эчәргә килгән атлар һәм башка авыл пейзажлары чигелгән.
Суслонгер лагереның элекке тоткынына Ватанга мәхәббәт темасы барыннан да якынрак. 88 яшьлек ветеран күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан, бомба шартлап ямьсезләнгән басу һәм урманнарны, туфрак белән күмелгән чишмәләрне күргән. Мөгаен, шуңадыр аңа энә белән тыныч һәм борчусыз табигатьне "язу" канәгатьлек бирә.
Кыяметдин Гайнетдиновны котлап шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина мондый очрашуларның бәя биреп бетергесез булуын билгеләде, чөнки ветераннар белән аралашу бик җанлы үтә:
-Бер генә китап та Бөек Ватан сугышы турында анда катнашкан кеше кебек сөйли алмый. Гомерең белән бурычлы кешенең күзләренә карауның соңгы мөмкинлеген кулдан ычкындырырга ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево