Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдакчылар көннән көн шомара бара

Хәзер көндәлек тормышта югары технологияле заманча җайланмалар файдаланыла: пластик карталар, мобильле телефоннар, компьютерлар. Алар безнең яшәешне уңайлы итә. Әмма шул ук вакытта алдакчыларга ышанучан кешеләрне алдау өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Лаеш районында 2017 елның гыйнвар аенда гына да телефон аша алдаучылардан биш кеше, ә февральдә тагын ике кеше зыян күргән....

Хәзер көндәлек тормышта югары технологияле заманча җайланмалар файдаланыла: пластик карталар, мобильле телефоннар, компьютерлар. Алар безнең яшәешне уңайлы итә. Әмма шул ук вакытта алдакчыларга ышанучан кешеләрне алдау өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Лаеш районында 2017 елның гыйнвар аенда гына да телефон аша алдаучылардан биш кеше, ә февральдә тагын ике кеше зыян күргән. Мондый җинаятьләр киң таралган. Шуңа күрә Татарстанда аларны кисәтүгә юнәлтелгән төрле профилактикалау чаралары үткәрелә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре чит кешеләргә акча биргәндә яки аларга үз пластик карточкалары мәгълүматлары биргәндә саклык күрсәтү кирәклеген кисәтә. Менә җинаятьчеләрнең мәкерле максатларда кулланыла торган кайбер ысуллары.

1.Билгесез номердан шалтырау килә. Имеш сезнең туганыгыз бәлагә юлыкты - дип хәбәр итәләр. Туганыгызга карата җинаять эше кузгатмау өчен зур суммада акча таләп ителә.

2.Билгесез номердан "туганыгыздан" бу номерга акча салуны үтенеп SMS-хәбәр килә.

3. Сезнең карта ябылды, чөнки билгесез кешеләр хәзер аннан акча алырга омтылалар дигән SMS-хәбәр килә. SMSның эчтәлеге мондый булырга да мөмкин: системада өзеклек булды, сезнең карта ябылды. Аны ачу өчен пин-код кирәк. Яисә банкомат янына килеп теге яки бу операция ясауны таләп итәләр.

4. Сез Интернет аша товар аласыз. Сатучы алдан түләү кертүне сорый, ә аннан соң белдерүне ала һәм үз телефонын сүндерә.

5. Сез Интернет аша товар сатасыз. Булмаган сатып алучы бу әйбернең үзенә туры килүенә, алдан түләргә әзер булуына ышандыра һәм сезнең карта номерын сорый. Аннан соң сезнең белән әңгәмә кора, аның барышында шома гына пин-кодны һәм сезнең картаның башка мәгълүматларын ала. Акчаларны ала һәм юкка да чыга.

6.Әгәр сезгә "Мобиль банк" хезмәте тоташкан булса, әбүнә номерын алыштырганда аны сүндерү мәҗбүри.

7.Явыз ниятле затлар Интернетка тоташкан сезнең компьютерга яки телефонга зарарлы программа кертәләр. Әгәр сезгә "Мобиль банк" хезмәте тоташкан булса аның ярдәмендә сезнең банк счеты белән эш итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район