Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алмаз Хисаметдинов: “Лаеш ветберләшмәсе - безнең оешмалар эталоны“

Лаеш районы базасында үткән ветеринар хезмәтнең республика семинары гадәти булмаган форматта үтте. Кунакларны Лаешның ветберләшмәсендә кабул иттеләр. Аның эчтән дә, тыштан да төзекләндерелгән биналары капремонттан соң уенчык кебек күренәләр. Килүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә барлык шартлар тудырылган. ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз...

Лаеш районы базасында үткән ветеринар хезмәтнең республика семинары гадәти булмаган форматта үтте.

Кунакларны Лаешның ветберләшмәсендә кабул иттеләр. Аның эчтән дә, тыштан да төзекләндерелгән биналары капремонттан соң уенчык кебек күренәләр. Килүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә барлык шартлар тудырылган.

ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе бүлек начальниклары, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре начальниклары һәм ветберләшмәләр җитәкчеләре кабинетларны карадылар, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

-Узган биш ел эчендә без бар республика ветеринария хезмәте делегациясен беренче тапкыр кабул итәбез, - диде Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев. - Ышанычыгыз өчен рәхмәт.

Михаил Павлович ветберләшмәнең якын-тирә территориясен төзекләндерүгә алга таба да акча кертеләчәген билгеләп үтте. Планда - парк яки сквер, машина кую урыны төзү.

-Бу безнең оешмаларның эталоны, - диде семинарны йомгаклап Алмаз Габдерәүф улы. - Эшнең бар этаплары уйланылган, бар вак-төяк исәпкә алынган. Бөтен районнарда да шулай булырга тиеш.

Теоретик өлештән соң семинар чаңгы юлында дәвам итте.

Ватан сакчысы көне хөрмәтенә ветберләшмәләр начальниклары баш дәүләт ветеринария инспекторы җитәкчелегендә чаңгыга бастылар һәм ике километр йөгерделәр. Финишка беренче булып Балтач ветберләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов килде.

Ярыш башланыр алдыннан ук ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов узышта җиңүчегә оешмага өстәмә машина бүлеп бирергә вәгъдә итте. Шуңа күрә Алмаз Илфат улы үзенең җиңүенә икеләтә шат иде. Финиш сызыгына икенче булып Азнакай районы вәкиле Рөстәм Әхмәтшин килде, өченче урында - Балык Бистәсе ветберләшмәсе начальнигы Динар Сөләйманов. Алар барысы да бүләк алды.

Бу көнне кунакларның берсе туган көнен билгеләп үтте. Алмаз Хисаметдинов аңа букет һәм бүләк тапшырды, ә Михаил Афанасьев - җирле җитештерүчедән бал.

Алмаз Габдерәүф улы ветхезмәтләрнең бар җирдә дә район башлыкларыннан мондый ярдәм алмавын билгеләде. Лаеш районы бу планда үрнәк була ала. ТРның төп дәүләт ветеринария инспекторы алга таба да республика семинарын шундый ук планда үткәрергә тәкъдимитте.

-Безгә бик ошады, - диде кунакларның берсе. - Без мондый җылы һәм кунакчыл кабул итүне көтмәгән идек. Сездә республика әһәмиятендәге чаралар оештыру дәрәҗәсе югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район республиканский семинар ветслужба

2
X