Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алтын юлда аунап ятмый, яки медалистларны ничек әзерләүләре турында

Пәрәү - чагыштырмача кечкенә авыл, анда гап-гади укытучылар яши һәм эшли. Аларның райондагы эре мәктәпләрдән дә актив төстә медалистлар чыгаруы шуңа күрә гаҗәп тә. Укучыларны БДИга ничек әзерләргә, имтиханнарның мондый югары нәтиҗәләре нәрсәгә бәйле - бу һәм башка күп нәрсә турында быел Пәрәү мәктәбен тәмамлаучылар һәм аларның педагоглары сөйли. -Бездә...

Пәрәү - чагыштырмача кечкенә авыл, анда гап-гади укытучылар яши һәм эшли. Аларның райондагы эре мәктәпләрдән дә актив төстә медалистлар чыгаруы шуңа күрә гаҗәп тә.

Укучыларны БДИга ничек әзерләргә, имтиханнарның мондый югары нәтиҗәләре нәрсәгә бәйле - бу һәм башка күп нәрсә турында быел Пәрәү мәктәбен тәмамлаучылар һәм аларның педагоглары сөйли.

-Бездә 67 укучы укый. Аларның сигезе 11 сыйныфны,15е тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Алты чыгарылыш сыйныф укучысы Россия үрләрендәге медальләр алды, ә Гөлйөзем Шәйдуллина югары нәтиҗәләре өчен ТР медаленә лаек булды, - дип ел йомгаклары белән уртаклаша мәктәп директоры Рәшит Хафизов. - Гөлйөзем Шәйдуллина, Айрат Габидуллин һәм Дамир Галиев рус теленнән 90 балл җыйдылар (педагог - Гөлназ Әхтәмова). Моннан тыш, Айратның математикадан 80 балл (педагог - Флүсә Бикмуллина), ә Гөлйөземнең биологиядән 81 (педагог - Фирдәүс Хәсәнова). Шул ук вакытта ике кешенең аттестатларында бары ике-өч дүртле генә бар.

Рәшит Салих улы моны педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләренең киеренке хезмәте нәтиҗәсе дип саный. Әлеге "трио"дан башка яхшы нәтиҗәгә исәп итү беркатлылык булыр иде. Чыгарылыш имтиханына әзерлек 8 сыйныфтан башлана, ул чорда балалар инде нинди дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм БДИ бирәселәрен яхшы беләләр. Әлбәттә, кайчак фикерләрен үзгәртү очраклары да була, ләкин бик сирәк. Яңа уку елыннан рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарына бишенче сыйныфтан ук әзерләнә башлаячаклар.

-Дәүләт аттестациясендә һәм БДИдагы кайбер темаларның нигезе 5-7 сыйныфларда салына бит, - дип әлеге карарны аңлата Рәшит Хафизов. - Педагоглар консультацияләрдә нәкъ шулар өстендә эшләячәк. Сүз уңаеннан, бездә 26 фән түгәрәге эшли.

Пәрәү мәктәбендә билгеләрне күтәреп куймыйлар, икелеләр белән җәза бирмиләр, әмма өлгерешне көн дә контрольдә тоталар. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Флүсә Бикмуллина күзәтү битләрен күрсәтә, аларда чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт имтиханы сыйфатында бирәчәк фәннәр буенча ай саен үткәрелүче белемнәр кисемнәренең җентекле исәбе алып барыла. Монда контроль эшнең һәр биреме буенча мәгълүматлар кертелә, шуңа күрә теге яки бу укучының нинди темалар буенча "артка калуы" күренә. Консультацияләрдә барлык буш урыннар тагын һәм тагын карала, бу уңай нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр дәвам итә. Пәрәү укытучылары үз тәҗрибәләрен коллегалары белән дә уртаклашалар. Мәсәлән, әлеге мәктәп базасында татар теле укытучыларының төбәк семинары үткәрделәр, анда кабул итүче як өч осталык сәгате бирде.

БДИның югары нәтиҗәләрен күреп кайберәүләр сарказм белән болай ди: "Әлбәттә, алар унынчы сыйныфка көчле укучыларны гына алалар, ә калганнарын мәктәптән чыгарып җибәрәләр". Әмма хәл башкачарак. БДИ үзләштерелгән базаны күрсәтә, ә укытучы укучыга бирергә тырышканны түгел. Кызганычка каршы, әлеге базаны һәркем дә бертигез үзләштерми. Әлбәттә, әгәр укучының әти-әнисе рөхсәте булса, унынчы сыйныфка алалар һәм, була калса, уңай динамиканы бик теләп күзәтәләр. Әмма практика һәм даими төстә белемнәр кисеме үткәрү күрсәткәнчә, могҗизалар булмый. Өч-дүрт тикшерү эшеннән соң бала да, аның әти-әнисе дә 11 ел мәктәптә укып, белешмә генә алып чыгуның иң яхшы перспектива булмавын, алар очрагында урта һөнәри белемнең яхшы вариант булачагын аңлыйлар.

-Без һәр баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алабыз. Һәркайсына үзенчә, аерым якын килү, - ди Рәшит Салих улы.

Яхшы матди-техник база да югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә. Мәктәптә җиһазландырылган физика, биология һәм химия кабинетлары бар, һәр сыйныфта - интерактив такталар. Чыгарылыш сыйныф укучылары белем бирү ресурслары сайтларыннан актив файдалана. Алар имтиханнарга яхшы үзләштерелгән база белән килү өчен барлык мөмкинлекләрне куллана.

-Мин күп шөгыльләндем, шул исәптән репетиторлар белән дә, - дип сөйли Айрат Габидуллин. - Икътисади белем алырга планлаштырам.

-Ә мин педагог булырга хәл иттем, - дип әңгәмәгә кушыла Рәшид Вәлиуллин. - Моның зур тырышлык, үзеңне корбан итүне таләп итүче гади һөнәр булмавын да аңлыйм. Әмма ул миңа ошый. Укытучы һәм укучы арасында үзара хөрмәт булырга тиеш, дип саныйм.

Тагын ике кеше үз тормышларын мәктәп белән бәйләргә уйлаган, шул исәптән Илүсә Гарипова да. Аның әнисе - технология һәм рәсем сәнгате укытучысы. Ә Илүсә үзен башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күрә. Ул - төрле яклы кызыксынулары булган кыз: "Алтын канатлар" бию коллективында, волейбол һәм баскетбол секцияләрендә шөгыльләнә.

Аида Заһидуллинаны без түземсезләнеп хастаханәбезгә көтәбез - ул медицина көллиятенә, аннан соң мединститутка керергә булган. Илүзә Бәдретдинова да үзен медик итеп күрә. Аның әнисе фельдшер, ә Илүзә невропатолог булырга тели - безнең районга кирәкле һөнәр.

Медалистлар һәм БДИда иң күп балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуда район башлыгы Михаил Афанасьев һәркайсыннан киләчәккә планнары турында сорашты.

-Балалар әлеге очрашудан бик канәгать калды, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры. - Чын күңелдән сөйләштеләр, Михаил Павлович тыңлый да, ишетә дә белә. Аннан соң аларны җибәрделәр, ә без - педагоглар белән БДИның нәтиҗәлелеген ничек күтәрү турында төпле сөйләшү булды. Моның өчен безнең резервлар аз түгелдер, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пелево Лаишево Лаев