Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ана капиталы инвалид балаларны тернәкләндерүгә

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы акчасын файдалану законнарына үзгәрешләр көченә керә. Әгәр элек әти-әниләр икенче бала туганнан соң өч ел узгач ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яки ананың пенсиясен формалаштыруга тота алсалар, хәзер бу акчаларны инвалид баланы тернәкләндерүгә дә юнәлтергә мөмкин. Шул ук вакытта ата-аналар кирәкле...

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы акчасын файдалану законнарына үзгәрешләр көченә керә.

Әгәр элек әти-әниләр икенче бала туганнан соң өч ел узгач ана капиталын гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яки ананың пенсиясен формалаштыруга тота алсалар, хәзер бу акчаларны инвалид баланы тернәкләндерүгә дә юнәлтергә мөмкин. Шул ук вакытта ата-аналар кирәкле әйберләрне балага өч яшь тулганны көтми дә сатып ала алалар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән баланың әти-әнисе генә белә: ул гади булмаган тормыш шартларына җайлаша алсын өчен бик күп нәрсә кирәк. Ана капиталын дефицит дарулар, электроколяска сатып алуга, санаторийга путевкага һәм башкаларга тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район маткапитал