Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Архиерей күле әкияте

Архиерей күле - Татарстанда иң матур күлләрнең берсе. Үткән якшәмбедә Тарлашида яшәүчеләрнең инициатив төркеме табигать үзе ясаган Мысок ярымутравында "Күл көне" дигән бик тә матур бәйрәм оештырды. Авылның төрле яшьтәге һәм төрле өлкәләрдә эшләүче кешеләрдән торган инициатив төркеме су буенда балалар өчен бәйрәм оештырырга тәкъдим итә. Авылдашлары аны хуплыйлар. Эшне...

Архиерей күле - Татарстанда иң матур күлләрнең берсе. Үткән якшәмбедә Тарлашида яшәүчеләрнең инициатив төркеме табигать үзе ясаган Мысок ярымутравында "Күл көне" дигән бик тә матур бәйрәм оештырды.

Авылның төрле яшьтәге һәм төрле өлкәләрдә эшләүче кешеләрдән торган инициатив төркеме су буенда балалар өчен бәйрәм оештырырга тәкъдим итә. Авылдашлары аны хуплыйлар. Эшне яраткан ял итү урынын төзекләндерүдән башлыйлар. Ай дәвамында битараф булмаган яшәүчеләр карт агачларны кисәләр, яр буендагы чүп-чарны җыялар, территорияне тәртипкә китерәләр.

Архиерей күле су белән тәэмин итүнең табигый чыганагы булып тора, ял итү, балык тоту өчен файдаланыла. Аның озынлыгы - 2137 метр, максималь киңлеге 494 метр. Мәйданы 61,4 гектар. Уртача тирәнлеге 6 метрга җитә, максималь тирәнлеге - 18 м.

Төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәл дип танылды.

Бәйрәмне оештыручылар аны кызыклы һәм күңелле итү өчен иҗат, фантазияләрен эшкә җиккәннәр: костюмнар, сувенирлар алганнар, аниматорлар белән очрашканнар. Парк зонасында үзеңне тоту кагыйдәләрен эшләгәннәр һәм аны күренә торган урынга урнаштырганнар, башка тематик баннерлар да бар. Сценарийны Ольга Копылова һәм Наталья Шамшур төзегән. Полина Курынцева үзенә алып баручы ролен алган. Бәйрәмне әзерләүгә Надежда Архипова, Дмитрий Ахмаджанов, Юрий Шипилов, Никита Курынцев һәм авылның башка кешеләре актив кушылган.

-Тарлашига каникулга кайткан балалар һәм укучыларны җәлеп иттек, - дип сөйли әзерлек барышы турында бәйрәмне оештыручыларның берсе Вера Курынцева. -Бәйрәм үткәрүгә акчаларны барыбыз бергәләп җыйдык. Акчаларның яхшы эшкә тотылуын белгән һәр кеше көченнән килгәнчә бирде. Никольский мәдәният йорты артистлары музыкаль бүләк әзерләде.

Билгеләнгән вакытка Тарлашида яшәүчеләр Мысокка җыела башлады. Музыка яңгырый, су өстендә агачлар һәм зәңгәр болытлар чагыла. Аланда авылның бәләкәй халкы күңел ача. Балаларның күзләрендә шатлык чаткылары, йөзләре кызарган.

Һәм кинәт:

-Патшабикә -аккош Патша белән йөзәләр! - дигән сүзләр яңгырады.

Барысы күлгә таба борылды.

-Нинди матурлык! Искиткеч! - әле теге яктан, әле бу яктан шундый сүзләр ишетелде.

Әкият геройлары бик күп бүләкләр алып килгәннәр, аларны уеннарда, ярышларда, викториналарда һәм биюләрдә катнашучыларга бирделәр.

Күп тә үтмәде аланда Кикимора (Галина Галиәкбәрова башкаруында) пәйда булды, ул үз костюмын ваемсыз ял итүчеләр сулыкларга ташлаган банкалар, пластик шешәләр, тәлинкәләр һәм башкалар белән бизәгән. Балалар су белән ата торган пистолетлар алдылар һәм күл суы белән пычрак кызны юдылар.

-Без табигатьне сакларбыз, - дип сүз бирделәр алар.

Барлык бүләкләрне тараткач Архиерей күлен сакларга кушып Аккош патшабикә (Ольга Копылова) һәм Патша (Даниил Сурченко) Тарлашида яшәүчеләр белән саубуллаштылар, алары озак кына кул болгап озаттылар.

Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә Тарлаши балаларының әбиләре һәм әниләре яраткан җырларын башкардылар. Күл өстендә "Ни вблизи, ни вдали я не знаю земли лучше той, что меня растила. Синих рек рукава, в небе синь синева, и светла от берез Россия" моңы яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район