Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Атабайлылар реванш алды

Районның спорт яратучылары өчен узган атна ахыры бик тыгыз булды.

Шимбә көнне Казанның "Зилант" спорт комплексы боз аренасында узган хоккей буенча финал уенын матч-реванш дип атап булыр иде. Күптәнге көндәшләр - Усады һәм Атабай командалары район башлыгы кубогы өчен көрәштә көч сынаштылар. Бу юлы Атабай хоккейчылары җиңүче булып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, 2011 ел финалында командалар бер үк дәрәҗәдә диярлек тигез уйнаганнар иде. Ул чакта Усады егетләренә җиңү җиңел бирелмәде, матч 6:5 исәбе белән төгәлләнде. Шуңа күрә җанатарларның яңа очрашуны нинди түземсезлек белән көтүләре аңлашыла.

Беренче минутларда ук уенның киеренке булачагы аңлашыла иде. Я теге, я бу команда уенчылары уен шартларын бер генә тапкыр бозмадылар. 15 нче минутта усадылылар исәпне ачты. Әмма аларның шатлыгы озакка бармады. Бер-ике минуттан исәп тигезләнде. Ә беренче период төгәлләнергә ике минут кала атабайлылар алга чыкты һәм аннан соң алар өчен барысы да яхшы барды. Узган елгы турнир җиңүчеләре тренеры үз кул астындагыларны ничек кенә дәртләндермәсен, көндәшләр капкасына икедән артык алка кермәде. Усадылы капкачыга бик нык тырышырга туры килде: аның капкасына һөҗүмнәр бер-бер артлы булып торды. Уен тәмамланырга өч секунд калганда атабайлылар соңгы алканы керттеләр һәм районның ике иң яхшы командасы арасындагы бәхәскә нокта куйдылар. Алар финал уенында 7:2 исәбе белән җиңделәр һәм район башлыгы кубогына ия булдылар. Җанатарларның берсе фикеренчә, Атабай командасы икенче лига дәрәҗәсендә уйнады.

Ике боз дружинасы да акчалата бүләк алды, ә көтеп алынган кубокны район башлыгы Михаил Афанасьев тантаналы төстә җиңүчеләргә тапшырды. Команда капитаны Айрат Кадыйров машина йөртүче булып эшли, ә хоккей белән, команданың башка уенчылары кебек үк, мәктәптән үк мавыга. Капкачы Радик Хөснетдинов алты яшеннән тимераякка баскан. Спортчыларның уртача яше - 36 - 37 яшь. Атнага дүрт тапкыр алар Казанның спорт сараенда шөгыльләнәләр. Тренер Альберт Хөсәенов (мәктәп директоры) аларның бу җиңүгә озак еллар дәвамында килүен искәртә: "1987 елда без ТР призерлары булдык, шул вакыттан бирле район беренчелегендә даими рәвештә катнашабыз. Безгә бүген җанатарлар көч бирде һәм без аларның ышанычын акладык".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей район кубок