Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Автоледи – 2014

Автосөюче хатын-кызлар ярышы безнең районда гадәтигә әйләнде. Лаеш районының нәфис затлары арасында машина йөртү осталыгының чираттагы конкурсы 9 август, шимбә көнгә билгеләнгән. Ул Лаешның "Сабантуй" асфальтланган мәйданчыгында үтәчәк. Катнашучыларны теркәү, автомашиналарны техник карау һәм административ тикшерү 9 сәгатьтә башлана. Конкурста катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм машина йөртә белүләрен күрсәтергә кирәк....

Автосөюче хатын-кызлар ярышы безнең районда гадәтигә әйләнде. Лаеш районының нәфис затлары арасында машина йөртү осталыгының чираттагы конкурсы 9 август, шимбә көнгә билгеләнгән.

Ул Лаешның "Сабантуй" асфальтланган мәйданчыгында үтәчәк. Катнашучыларны теркәү, автомашиналарны техник карау һәм административ тикшерү 9 сәгатьтә башлана. Конкурста катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм машина йөртә белүләрен күрсәтергә кирәк. Шуны да искәртәбез, конкурста бары тик механик идарә ителүче, видеокамерасыз, парктрониксыз машиналар белән генә катнашырга була. Тагын бер шарт - автоледи үзенең шәхси автомобилендә (яки генераль ышаныч язуы буенча) чыгыш ясый.

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны газета сайтыннан белә аласыз.

Катнашуга гаризалар 8 августка кадәр 8 (84378) 2-56-30 телефоны аша яки gulshat.zain@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Бар катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр ала.

(Фотосурәт яндекс сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев