Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл: динамика уңай

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урак барышына шәхсән контрольлек итү өчен басулар өстеннән оча. Хәзерге вакытта Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәк дип исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгында да Республиканың икътисадын ныгытуга Лаеш районы басу һәм ферма хезмәтчәннәре дә үзләреннән өлеш кертәләр. Быелның җиде аенда район...

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урак барышына шәхсән контрольлек итү өчен басулар өстеннән оча. Хәзерге вакытта Татарстан күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәк дип исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгында да Республиканың икътисадын ныгытуга Лаеш районы басу һәм ферма хезмәтчәннәре дә үзләреннән өлеш кертәләр.

Быелның җиде аенда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 11 мең тоннага якын сөт, 3 мең тонна ит, 409 миллионнан артык данә йомырка җитештергәннәр. Хуҗалыкларның күбесе авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә элек алган темпны саклау белән бергә аны шактый арттыра да алды. Мәсәлән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сөт җитештерү 2 процентка, йомырка-10 процентка арткан.Татарстанда җитештерелгән барлык йомырканың 80%ы район кошчылары исәбендә.

Беренче ярты елда район авыл товар җитештерүчеләре тулаем 39,8 миллион сумлык продукция җитештергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка артык. Акчалата эш күләме 1,6 миллиард сум - узган елдагыдан 1,4 мәртәбә артык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең шушы чорда хезмәт хакы 12% ка арткан һәм 19,9 мең сум тәшкил иткән. Район икътисады үсешенә "Ак Барс" кошчылык комплексы" Лаеш филиалы, "Хәерби", "Нармонка" хуҗалыклары, "Лаеш балык заводы" ЯАҖ зур өлеш кертәләр. "Рамай" ФХ, Сарапкин О.Н. крестьян хуҗалыклары интенсив төстә үсәләр һәм җитештерү күләмен арттыралар. Районда беренче булып җиләк-җимеш бакчасы булдырган Пәрәүдә яшәүче Әхмәтсафиннарның гаилә бизнесы уңышлы үсә.

-Бүген районда Татарстан Лидеры Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәмендә Республика президент программалары уңышлы төстә тормышка ашырыла, шул исәптән авыл хуҗалыгында да. Авылда эре инвесторлар предприятиеләре дә, крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да уңышлы үсә. Гаилә терлекчелек фермалары төзү республика Президент программасы зур нәтиҗәләр бирде. Хәзерге вакытта район территориясендә 30 га якын шундый авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшли.Бу көннәрдә уңыш язмышын хәл иткән басу хезмәтчәннәренә, шулай ук шәхси хуҗалыклары булган район халкына республика бюджеты сизелерлек ярдәм итә. Мондый мөнәсәбәт булганда җирле авыл товар җитештерүчеләре җитештерү күләмен арттыру белән бергә аның ассортиментын да киңәйтәләр,- дип аңлатып үтте район башлыгы Михаил Афанасьев.

Район игенчеләре уракның беренче көннәреннән үк яхшы темп алдылар. Июнь ае коры булуга да карамастан, явым-төшем күләме 10 мм дан да ким иде, басу хезмәтчәннәре бу көннәрдә уҗым культуралардан ярыйсы гына уңыш алалар. 16 мең тонна ашлык суктырып алынган инде. Игенчеләр бүген язгы чәчү вакытында һәм чәчүлекләрне караганда дым саклаучы технологияләрнең нәтиҗәлелегенә тагын бер кат инаналар. "Семеречье"агрофирмасы, "Березовка", "Урта Девятово" җәмгыятьләрендә уңыш уртача район күрсәткеченнән югары.-

-Үстерелгән уңышны җыеп алуда тоткарлыклар юк. Уракка төшкәннән бар комбайн паркы басуда. Шушы көннәрдә эшләрне тизләтү өчен өстәмә рәвештә комбайнчыларның махсуслашкан отряды җәлеп ителде,- дип аңлатма бирә урак барышына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев.- Барлык мәйданның өчтән береннән уңыш җыеп алынды. Хезмәтне оештыру һәм без исәп иткән нәтиҗә очраклы түгел, әлбәттә. Уракта катнашучыларның барысы вакыт белән тикшерелгән, аларга ышанып була. Безнең авыл товар җитештерүчеләренә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов күрсәткән ярдәм турында әйтми кала алмыйм. Быел гына да республика бюджетыннан минераль ашламалар алуга 17,3 миллион сум субсидия бүленде. Шулай ук урып-җыю эшләренә һәм туңга сөрүгә хуҗалыкларның ташламалы бәядән дизель ягулыгы алу мөмкинлеге бар.

Авыл халкының күбесе гаилә бизнесын торгызу һәм үзләренең матди иминлекләрен президентның гаилә терлекчелек фермаларын төзү республика программасы белән бәйләүләре очраклы түгел.

Президент программасы ярдәме нәтиҗәсендә авылда яшәүчеләрнең терлек санын һәм хуҗалыкларны арттыру мөмкинлеге барлыкка килде. Мәсәлән, быел сыер асраучыларга республика бюджетыннан өчәр мең сум акча бирелә. Беренче тапкыр кәҗә, сарык тотучыларга ярдәм күрсәтелә, өлешчә бер ана кәҗәгә бер мең сум. Тана алу өчен республика бюджетыннан 15 мең сум алырга була. Җәй көне ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының чыгымнарны каплау программасы буенча алты гаилә үз хуҗалыклары өчен саву аппаратлары алды.

-Безнең гаилә өчен сыер саву кыен иде. Өч сыерны кул белән саву җиңел түгел. Программа турында белүгә гариза бирдек. Ул безгә 18 мең сумга төште. Бәянең 40 процентын республика авыл хужалыгы министрлыгы кире кайтара. Нармонкада гына бу мөмкинлектән дүрт гаилә файдаланды. Барысы мондый мөмкинлек өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтле,- дип уңышлы сатып алу тәэсирләре белән уртаклаша Рәшит Дәминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево