Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы кемнәр белән бара

Көннәр аязды. Яңгырлар туктады: азгамы, күпкәме - билгесез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аяз көннең һәр минутында эшләп калырга ашыгалар. Терлек азыгы әзерләү ничек бара, авыл хезмәтчәннәренең нинди проблемалары бар - без болар хакында "Йолдыз" ЧҖҖдә эшләүчеләр белән сөйләштек. Редакция машинасы хуҗалык автопаркына иртән иртүк килде, ә механизаторлар басуга чыгу алдыннан үз...

Көннәр аязды. Яңгырлар туктады: азгамы, күпкәме - билгесез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аяз көннең һәр минутында эшләп калырга ашыгалар. Терлек азыгы әзерләү ничек бара, авыл хезмәтчәннәренең нинди проблемалары бар - без болар хакында "Йолдыз" ЧҖҖдә эшләүчеләр белән сөйләштек.

Редакция машинасы хуҗалык автопаркына иртән иртүк килде, ә механизаторлар басуга чыгу алдыннан үз техникаларын карыйлар иде инде.

-Барлык эшләр соңгарып башкарыла, - дип сүз башлады "Йолдыз" хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Габидуллин. - Терлек азыгы әзерләүдә 10 механизатор эшли. Бүгенге көнгә 2500 тонна сенаж салынды, 900 төргәк печән бар. Егетләр басуга иртән китәләр, караңгыга кадәр эшлиләр. Тракторчылар җитми, читтән чакырырга туры килә.

Илнур Мингазовичның борчылуы аңлашыла: предприятиедә 1000нән артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 450се савым сыерлар. Бу көннәрдә азык әзерләү көнүзәк мәсьәлә. "Йолдыз" ЧҖҖ сөтнең майлылыгы буенча алда бара - 3,8%. Ә бу яхшы күрсәткеч. Ул Казаннан һәм Әтнә районыннан килгән сөт кабул итүчеләрне канәгатьләндерә. Савым яхшы, ике елдан сыер савучыларның лаеклы ялга чыгасылары гына борчый.

-Сыер савучыларны да күрше авыллардан һәм районнардан эзләргә мәҗбүрбез, - дип дәвам итә Илнур Габидуллин.

Пәрәүдә яшьләр авылда күп калмый. Казан эшче кулларны йота бара. Эшчеләрне Казан аэропортына, "Россия почтасы" логистик үзәгенә, Габишевога "Яратель" кошчылык фабрикасына вахта белән йөртәләр.

-Предприятиегә килгән яшь белгечләрне ике мәсьәлә кызыксындыра: хезмәт хакы һәм торак. Ипотека буенча йортлар Усадыда, Столбищеда, Лаешта төзелә. Менә сезгә бер мисал: безнең авыл яшьләренең 10ысы Усадыда ипотека торагы алды һәм күчеп китте. Ә торакны урыннарда төзү өчен ниндидер программалар кертергә кирәк, - дип исәпли Илнур Габидуллин.

Шунда сүзгә алдынгы механизатор Айрат Миңнуллин кушыла.

-Минем ике улым бар: берсенә 22, икенчесенә15 яшь. Икесенең дә авылдан китәсе килми. Әгәр җир бирсәләр, мин аларга өй салырга булышыр идем. Бездә шәһәрдәгегә караганда яхшырак бит, - диде Айрат Әнәсович. - Терлек асраган кешегә предприятие ярдәм итә: печәнне капка төбенә китерәләр, терлек азыгы бирәләр. Хезмәт хакы исәбенә бозаулар да алырга була. Юлларның барысы диярлек асфальтланган, краннан чишмә суы ага, урамнар яктыртыла.

Айрат Әнәсович Пәрәүдә туган. 8 сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, шуңа күрә армиядән кайткач механизатор булып эшкә тотынган.

-КСКда, "Макдон"да, МТЗ-1221дә эшләдем, - дип санап китте Айрат Миңнуллин. - Колхоз җир бирде - йорт салдым Быел тракторда эшлим - яз көне чәчүдә, кышын тирес түгәм, кар чистартам. Эш көнем иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр. Урак өстендә сәгать дүрттән басуда. Миңа монда ошый. Чиста һава, табигате искиткеч. Ә кыенлыкларга килгәндә исә, алар кайда юк соң.

Өченче ел инде ул механизаторлар ярышында беренчелекне бирми. ТР Премьер-министры Илдар Халиков Рәхмәтенә лаек булган, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аңа сәгать тапшырган.

-Ул искиткеч кеше, гаиләсен кайгырта, эш сөючән механизатор, - диләр авылдашлары Айрат Әнәсович хакында. - Тагын шундый дүрт тракторчы булса, хуҗалык чәчәк атар иде. Авыл хуҗалыгы нәкъ менә шундый кешеләрдән тора.

Айрат Миңнуллин басуга чыгу алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район