Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе Лаеш продуктлары тиз сатылып бетә

Шимбә көнне Казанның Чехов базарында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе булды. Лаеш районы предприятиеләре теләге булган бар кешегә үзләре җитештергән ит, сөт, йомырка һәм яшелчәләрне сатып алырга тәкъдим иттеләр. "Нармонка" агрофирмасы, "Лаеш" кошчылык комплексы ЧҖҖ, "Яратель" кошчылык фабрикасы вәкилләре үз продукциясен алып килде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр Лаеш балык заводы...

Шимбә көнне Казанның Чехов базарында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы ярминкәсе булды. Лаеш районы предприятиеләре теләге булган бар кешегә үзләре җитештергән ит, сөт, йомырка һәм яшелчәләрне сатып алырга тәкъдим иттеләр. "Нармонка" агрофирмасы, "Лаеш" кошчылык комплексы ЧҖҖ, "Яратель" кошчылык фабрикасы вәкилләре үз продукциясен алып килде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр Лаеш балык заводы продукциясен дә сатып ала алдылар. Бәяләре кулай булганлыктан безнең район аграрийлары товарларына гадәттәгечә сорау зур. Мәсәлән, кәбестәнең килограммы 10 сум тора - шәһәр кибетләрендәге бәяләрдән ике тапкыр арзанрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев