Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык тоткан өчен гомер белән түләү

Беренче салкыннар башлану белән елга һәм күлләргә балык тотучылар агыла башлады. Юка бозның никадәр куркыныч булуы турында аларның бик азы гына уйлана. Боз торышы турында мәгълүматны "Кама ягы" укучыларына Россия МЧСның ГИМС Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков җиткерә. -15 ноябрьгә Камада боз калынлыгы 2 см, Мишәдә 3-5 см тәшкил...

Беренче салкыннар башлану белән елга һәм күлләргә балык тотучылар агыла башлады. Юка бозның никадәр куркыныч булуы турында аларның бик азы гына уйлана.
Боз торышы турында мәгълүматны "Кама ягы" укучыларына Россия МЧСның ГИМС Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков җиткерә.
-15 ноябрьгә Камада боз калынлыгы 2 см, Мишәдә 3-5 см тәшкил итә, - дип аңлата Александр Викторович. - Иделдә әле боз ката башламады. Шул ук вакытта бер кешене чыдатырлык боз капламының минималь калынлыгы 7 сантиметрдан да ким түгел. Бигрәк тә боз өстенә техника белән чыгарга кирәкми. Моны бары тик гамәлдәге кичүдә генә эшләргә мөмкин, анда да кирәкле тамгалар булганда гына. Ләкин боз калынлыгы 30 сантимердан ким булмаска тиеш. Әмма балыкчылар уйламыйча тәвәккәлләүләрен дәвам итәләр һәм һәлак булалар. Татарстанда соңгы көннәрдә кешеләр үлеменә китергән берничә очрак теркәлгән. Аларда кешеләр бәкедән чыга алмаган. Шуның өстенә әле зур елгаларда навигация тәмамланмады. Янәшәдән узган суднолар аркасында бозның аерылып китү куркынычы бар.
Сулыкларда боз ныгысын һәм аңа курыкмыйча чыгарга мөмкин булсын өчен кимендә ике атна вакыт кирәк. Берничә көн генә элек республикада көннәр җепшек булды, яңгыр яуды, шуңа күрә, боз капламы бик тотрыксыз. Әмма балык тотарга теләүчеләрне бу туктатмый.
-Су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен Татарстан Республикасы КоАПының 3.10 маддәсе буенча физик затлар өчен 1500 дән 2000 сумга кадәр штраф каралган, - дип дәвам итә Александр Пыренков. - ГИМС инспекторлары балыкчылар җыела торган урыннарда 1 ноябрьдән башлап көн саен патрульлек итәләр, боз калынлыгын үлчиләр һәм тыючы билгеләр булуны тикшерәләр. Рейдка авыл җирлекләре башлыклары да чыга, алар ваемсыз балыкчыларга штраф салырга хокуклы. Ташкирмән авылы янында ГИМСның Лаеш инспекторлык участогы һәм ТР МЧСы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең уртак дежурлыгы оештырылган. Анда һава мендәрле ике судно җәлеп ителгән. Коткаручылар куркыныч сезонга әзерләнгәнләр.
-Боз өстендә балык тотарга җыенучыларга бозда үзеңне имин тоту кагыйдәләре турында белү зарур, - дип кисәтә Александр Пыренков. - Аның калынлыгы бер үк сулыкның да бар җирендә бер үк түгел. Иң куркыныч урыннар - елгалар кушылган яки аларның күлгә койган урыннары, текә борылыш, борылмалар, туңган предметлар, җир асты чыганаклары янында, сулыкларга канализация сулары кушылган урыннар. Кар көртләре астындагы боз чиктән тыш ышанычсыз. Юка боз капламы белән капланган бәкеләр, чокырлар, ярыклар зур куркыныч тудыра. Кеше мондый урынга басуга ук салкын суга төшеп китә.
Газетаның киләсе санында коткаручылар бәкедән ничек чыгарга һәм суга батучыга ничек беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләрләр. Әмма фаҗигане булдырмауның иң яхшы ысулы - кирәкмәгән тәвәккәллеккә бармау. Берничә килограмм яңа тотылган балык гомер бәясе тормый. Кеше гомере - бәһасез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X