Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкчы колагына

Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре үзгәрде. Үзгәрешләр Республиканың барлык елгалары, сусаклагычлары һәм күлләрендә балыкчылык белән шөгыльләнүгә чикләүләр кертте: сәнәгать - 15 апрельдән 15 июньгә кадәр, һәвәскәр һәм спорт - 25 апрельдән 10 июньгә кадәр. Үзгәрешләр турында ТР буенча су ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм сак бүлегенең I...

Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре үзгәрде.

Үзгәрешләр Республиканың барлык елгалары, сусаклагычлары һәм күлләрендә балыкчылык белән шөгыльләнүгә чикләүләр кертте: сәнәгать - 15 апрельдән 15 июньгә кадәр, һәвәскәр һәм спорт - 25 апрельдән 10 июньгә кадәр.

Үзгәрешләр турында ТР буенча су ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм сак бүлегенең I разрядлы белгече Александр Кузнецов аңлатма бирә.

-Кагыйдәләргә ярашлы төстә, гражданнарга ярдан торып бер калкавычлы яки төпкә ята торган кармакка балык тотарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта балыкчыда кармакларның гомуми саны икедән артык булмаска тиеш.

Быелдан башлап тыю сроклары вакытында сусаклагыч, күл, елга һәм аларның кушылдыкларының тыелган зоналарында барлык моторлы кече үлчәмле һәм ял көймәләрендә хәрәкәт итү тыела. Бары тик су биоресурсларыннан файдаланырга рөхсәте булган моторлы көймәләр һәм йөзүче чаралар гына чыгарылма булып тора.

Балык тоту кагыйдәләренә 5 нче кушымтада күрсәтелгән балык хуҗалыгы әһәмиятендәге су объектларында (яки аларның участокларында) тыю куелган чорда кече үлчәмле һәм ял көймәләреннән файдалану тыела. Законнар үзйөрешле булмаган көймәләр, шулай ук су ресурсларыннан файдалану (балык тоту) буенча рөхсәт ителгән эшчәнлек алып бару өчен кулланучы көймәләр өчен чыгарылма ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево