Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкчыларны коткарганнар

Яушыйк янында бозда балык тотарга яратучылар су стихиясе әсирлегендә кала. Узган атнада МЧСка көздән үк барлыкка килгән сайлыкта 23 балыкчының "зур җир"дән аерылып калуы турында хәбәр килә. Балыкчылар аңа иртән боз өстеннән баралар, ә төш тирәсенә су күтәрелә, боз ватыла һәм агып китә. Ярга су ерып кына чыгарга була. Өч...

Яушыйк янында бозда балык тотарга яратучылар су стихиясе әсирлегендә кала.

Узган атнада МЧСка көздән үк барлыкка килгән сайлыкта 23 балыкчының "зур җир"дән аерылып калуы турында хәбәр килә.

Балыкчылар аңа иртән боз өстеннән баралар, ә төш тирәсенә су күтәрелә, боз ватыла һәм агып китә. Ярга су ерып кына чыгарга була. Өч граждан шулай эшли дә.

Вакыйга урынына "Хивус" катерында 2 нче зона-эзләү отряды коткаручылары һәм ГИМС вәкилләре килә. Шунда ук ашыгыч ярдәм дә килеп җитә.

15.30га барлык 23 балыкчы да ярга чыгарыла. Медицина ярдәменнән алар баш тарта.

-Һава торышы җылы булу белән бәйле төстә язгы бозда алдан күреп булмаган үзгәрешләр бара. Шуңа күрә бозга чыгу бик куркыныч, - дип искәртә ГИМСның Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков. - Бозга чыгу тыелган. Әмма һәвәскәр балыкчылар әлеге тыюга илтифат итмиләр. Ә нәтиҗәдә алар тормышына һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево