Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Банкларга ышаныргамы?

Күп кенә гражданнар валюталар базарындагы соңгы вакыйгалар һәм Интернеттагы коткылар белән бәйле рәвештә борчылып торалар. Чын фактларны ялган мәгълүматтан аеру кайчак бик катлаулы була. Күптән түгел таралган Visa Electron һәм MasterCard хезмәт хакы карталарын ачып булмау, кредитлар алып булмау турындагы һәм башка хәбәрләр гражданнарда сораулар тудыра. Без "Саклык банкы"ның Лаеш...

Күп кенә гражданнар валюталар базарындагы соңгы вакыйгалар һәм Интернеттагы коткылар белән бәйле рәвештә борчылып торалар.

Чын фактларны ялган мәгълүматтан аеру кайчак бик катлаулы була. Күптән түгел таралган Visa Electron һәм MasterCard хезмәт хакы карталарын ачып булмау, кредитлар алып булмау турындагы һәм башка хәбәрләр гражданнарда сораулар тудыра. Без "Саклык банкы"ның Лаеш бүлеге җитәкчесе Фәрит Ситдыйковтан хәлгә аңлатма бирүен үтендек.

Ул ышандырганча, банк эше штатлы режимда бара. Кредитлар бирү һәм депозит операцияләрен гамәлгә ашыру дәвам итә. Карталардан акча алу да элекке дәрәҗәдә калган. Физик затлар һәм корпоратив клиентлар өчен депозитлар һәм кредитлар буенча ставкалар күтәрелү сизелерлек түгел. Валюта сату күләме үзгәрмәгән диярлек. Безнең гражданнарның гомуми паникага бирелмәвен күзәтү шатландыра.

-Көн саен без якынча бер үк сандагы клиентларга хезмәт күрсәтәбез, - дип аңлата Фәрит Фоат улы. - Элеккечә үк беренче таләп белән счетлардан акча бирәбез. Әгәр сүз бик зур сумма турында барса, банк элекке схема буенча эшли: клиент гариза калдыра һәм якын арада акча ала.

Карта ябылу, бурычларны түләү һәм башка дөрес булмаган мәгълүматлы шикле SMS-хәбәрләр алучы һәркем 2-94-06 телефонына шалтыратып кирәкле бар нәрсәне ачыклый яки банкның үзенә мөрәҗәгать итә ала.

Фәрит Ситдыйков күздә тотылган планнардан читкә тайпылмаска һәм ашыгыч гамәлләр кылмаска киңәш итә.

Процент ставкаларын банк тарафыннан бер яклы күтәрү мөмкинлеге турында борчылулар нигезле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево