Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башкалар хакына игелек эшләү

Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында 25 мартта "Ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чакырылганнар арасында безнең якташыбыз Юрий Чаплыгин да бар иде. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләүче хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет 2007 елдан "Ел хәйриячесе" конкурсын үткәрү инициативасы белән чыкты. Республика конкурсы номинантлары - Татарстанның һәм үз районнарының...

Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында 25 мартта "Ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чакырылганнар арасында безнең якташыбыз Юрий Чаплыгин да бар иде.

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләүче хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет 2007 елдан "Ел хәйриячесе" конкурсын үткәрү инициативасы белән чыкты. Республика конкурсы номинантлары - Татарстанның һәм үз районнарының икътисади һәм сәяси үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Конкурста катнашучылар 2007-2014 елларда социаль өлкә проблемалары чишелешенә керткән хәйрия акчаларының гомуми суммасы 22 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Социаль юнәлештәге 1500 дән артык проект тормышка ашырылган.

Бүген республикада 250 гә якын хәйрия оешмасы һәм мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыручы 450 коммерциячел учреждение исәпләнә.

Хәйриячелек эшенә, халыкның социаль якланмаган катлауларына ярдәм күрсәтүгә Лаеш районы эшмәкәрләре дә өлеш кертә.

-Кешеләргә чын күңелдән хезмәт итүнең, тарихи һәм мәдәни урыннарны яңартырга омтылуның мисалын китерәсем килә, - дип сөйли Сокуры авыл җирлеге башлыгы Әнәс Халитов. - Обуховода киң күңелле кеше - Юрий Викторович Чаплыгин (рәсемдә) яши. Авылны төзекләндерүме ул, Сабантуй бәйрәмен оештырумы, бер генә игелекле эш тә аның катнашыннан башка үтми. Ә хәзер ул Луговая урамындагы гыйбадәтханәне торгызу белән мәшгуль. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Юрий Викторович гыйбадәтханә төзелешенә һәм проект-смета документларына 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирде.

Районыбыз халкы һәм кунаклары Сокуры авылына керү юлын бизәп торучы яңа чиркәү гөмбәзләренә карап соклана ала.

-Гыйбадәтханәне торгызуга мине танылган меценат, якташыбыз, Татарстанның Исәп-хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов инициативасы этәрде. Ул чиркәүләр, кәшәнәләр төзү һәм торгызуга актив ярләм итә, - дип үз фикерләре белән уртаклаша Юрий Чаплыгин. - Мин шулай ук бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державин иҗаты яктысы белән яктыртылган җирдә яшәвем белән горурланам. Сокуры - Державиннарның нәселдән килгән утары. Тарихи мәгълүматларга ярашлы төстә, әлеге кечкенә авыл чиркәвендә булачак бөек шагыйрьнең әнисенә исем кушалар. Әлеге тарихи һәйкәлне торгызып игелекле эш эшлим дип саныйм.

Сүз уңаеннан, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм хәйриячелектән кала, Юрий Викторовичның, үзе әйткәнчә, "җәмәгать вазифалары" да бар. Юрий Чаплыгин -2009 елдан Республика бадминтон федерациясе президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе сәяси советының контроль-ревизия идарәсе эше өчен җаваплы. Шулай булгач, эш җитәрлек. Һәм ул бөтенләе белән кешеләр файдасына юнәлтелгән. Һәр яхшы эш өчләтә кире кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благотворительность Лаишево награждение