Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башлык белән сыйныф сәгате

Космонавтика көнендә Лаеш техник-икътисад техникумында гадәти булмаган дәрес үтте. Фикер алышу темасын беренче кешенең космоска очу датасы билгеләде. Укытучы Алевтина Люхманова беренче курс студентларын космосны үзләштерү тарихыннан кызыклы саннар һәм фактлар белән таныштырды. Сыйныф сәгатендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашу студентлар өчен чын сюрприз булды. Юрий Гагарин очышы фән...

Космонавтика көнендә Лаеш техник-икътисад техникумында гадәти булмаган дәрес үтте. Фикер алышу темасын беренче кешенең космоска очу датасы билгеләде. Укытучы Алевтина Люхманова беренче курс студентларын космосны үзләштерү тарихыннан кызыклы саннар һәм фактлар белән таныштырды. Сыйныф сәгатендә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашу студентлар өчен чын сюрприз булды.

Юрий Гагарин очышы фән һәм техника үсешендә тулы бер революцион чорны ачты. Ул ил икътисадына көчле импульс һәм тизләнеш бирде, зур иҗтимагый һәм сәяси әһәмияткә ия булды. Беренче космонавт батырлыгы кешеләрдә иң яхшы патриотик хисләрне, үз Ватаны белән горурлану уятты.

Яшьләр белән очрашуга килгәч, район башлыгы студентларга малайлар һәм кызлар космонавт булырга хыялланган чор, җиңүләр һәм казанышлар тулы кызыклы чор турында сөйләде.

-Космонавтлыкка бары тик сезнең кебек яшь, кызыксынучан, максатчаннарны гына алалар, - диде Михаил Павлович, аннан соң яшьләр белән якыннанрак танышырга булды. Аудиториягә төрле факультет вәкилләре - Әлки, Алексеевск, Спас, Лаеш, Арча һәм республиканың башка районнарыннан, шулай ук Казаннан булачак юристлар, икътисадчылар, авиатехниклар жыелган иде. Башлыкның республика икътисадын күтәрергә һәм үстерергә тиешле булачак яшь белгечләр белән әңгәмәсе дусларча атмосферада барды. Ул Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре перспективаларын билгеләп үтте. Башлык барлык икътисад "китлары", үсеш векторлары һәм өстенлекләре турында сөйләде. Безнең район территориясендә шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә заманча инновацион проектларны гамәлгә ашыру мисаллары яшь кешеләргә нык тәэсир ясады.

-Кече һәм урта бизнеска игътибар бирәбез. Мондый предприятиеләр сыгылмалырак һәм кулланучылар базарына җайлашканрак. Киләчәк алардан тора, - дип билгеләде Михаил Афанасьев һәм уңай мисал сыйфатында "Ферекс" фирмасын атады. Бу фирма аздан башлады, ә хәзер предприятиедә чыгарылучы яктырткычлар "Казан-Арена"ны, Мәскәү метросын һәм Барселонадагы стадионнарны яктыртачак.

Алга таба башлык хәзерге икътисадта эшче һөнәрләргә, ЛТЭТта бирелүче белгечлекләргә сорау булуны билгеләп үтте. Аннан соң сүз белгечләр әзерләүгә күчте. Практик күнекмәләр булдыру, профессионаллар белән аралашу турында сүз барды. Аерым алганда, башлык техникум директоры Павел Кореев игътибарын студентлар өчен "Тулпар" авиакомпаниясенә, "Инвент" компаниясенә, "Нәфис-групп" һәм башка перспективалы предприятиеләргә экскурсияләр оештыруның зарурлыгына юнәлтте. Ихтимал, хәзерге студентларга анда эшләргә туры килер.

-Сезнең бурыч - яхшы уку, уку чорын иҗат, спорт белән шөгыльләнү, чит телләр өйрәнү өчен нәтиҗәле файдалану. Сез тормышта күп нәрсәгә ирешергә тиешсез, - диде башлык, чыгышын йомгаклап, - без сезгә ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ЛТЭТ