Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без ул куркыныч елларны беркайчан да онытмабыз

Һәлак булган һәм бүгенге көндә исән ветераннар эшләгән батырлыкны мәңге истә тотарбыз. Чирпыдан якташыбыз - без, үсмерләр, хөрмәт иткән Митя Гордеев абыйны гомер буе яхшы сүз белән искә алам. Ул гармуннар, скрипкалар, бал кортларына умарталар ясау остасы иде. Митя абый еш кына безгә үзенең яраткан шигырьләрен сөйли, безне патриот булырга,...

Һәлак булган һәм бүгенге көндә исән ветераннар эшләгән батырлыкны мәңге истә тотарбыз.

Чирпыдан якташыбыз - без, үсмерләр, хөрмәт иткән Митя Гордеев абыйны гомер буе яхшы сүз белән искә алам. Ул гармуннар, скрипкалар, бал кортларына умарталар ясау остасы иде. Митя абый еш кына безгә үзенең яраткан шигырьләрен сөйли, безне патриот булырга, кешелеклелеккә, тормыш музыкасына һәм "шулай кирәк була икән, Туган илебез, Ватаныбыз өчен башыбызны да салырга" өйрәтә иде.

Менә без дә, сугышта катнашканнар, патриотлар тәрбияләргә, үз тормышыбыз турында газетага язарга, үсеп килүче буынга ул еллар вакыйгалары турында сөйләргә тиешбез. Ә 9 майда районда яшәүче бар кеше һәйкәлләр һәм обелисклар янына килергә, сугыш кырларында башын салганнарны искә алырга тиеш. Безгә бердәмлегебезне күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район день Победы

2
X