Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең газета 47 ел элек нәрсә турында язган

"Кама ягы"ның 1969 ел 25 декабрь саны төп вакыйгаларны яктырткан, районның барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләренә йомгак ясаган. Төп "Основа колхозной жизни" мәкаләсе "Кызыл йолдыз" колхозындагы җыелыш турында сөйли. Әлеге җыелышта предприятиенең яңа Уставы кабул ителә. Колхозчыларның өлкә конференциясе делегаты М.Хәйруллин чыгышы беренче полосаның үзәк материалы була. Ул форум барышы, аның...

"Кама ягы"ның 1969 ел 25 декабрь саны төп вакыйгаларны яктырткан, районның барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләренә йомгак ясаган.

Төп "Основа колхозной жизни" мәкаләсе "Кызыл йолдыз" колхозындагы җыелыш турында сөйли. Әлеге җыелышта предприятиенең яңа Уставы кабул ителә. Колхозчыларның өлкә конференциясе делегаты М.Хәйруллин чыгышы беренче полосаның үзәк материалы була. Ул форум барышы, аның максатлары һәм бурычлары турында укучыларга тәфсилләп сөйли. Республика колхозчылары очрашуында Лаеш районын сигез авыл хезмәтчәне - терлекчеләр, игенчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре тәкъдим итә.

-Колхоз тормышының яңа Уставы хуҗалык үсешенең һәм ныгуының, җирдән яхшырак файдалануның перспективалы бурычларын куя, - диелә делегатның докладында. - Без кабул итәчәк Устав колхозчыларның хокукларын киңәйтә.

Редактор колонкасы - "Актив - опора парторганизаций" шактый тәнкыйди булган. Автор Николай Шурыгин болай дип яза:

-Комсомол һәм профсоюз активы тарафыннан ныклап идарә ителми торган партия оешмалары эшендә өзеклекләр котылгысыз.

Алга таба автор мисал китерә:

-25 Октябрь исемендәге совхозның Бутыри бүлегендә массакүләм эш кампаниячел төстә алып барыла. Моңа барыннан да бигрәк партия оешмасы гаепле.

"Алга" колхозыннан алдынгы комсомолка Наилә Ибраһимова портреты беренче полосаның якты маягы булып тора. Аның звеносы һәр гектардан 350 шәр центнер кәбестә җыйган.

Санның эчке ягы "Партгрупорги обмениваются опытом" темасына, шулай ук Лаеш районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз конференциясе материлларына багышланган.

Санның ахыргы бите "Растут денежные сбережения трудящихся" лозунгы белән ачыла. О.Силонов, П.Шувалов, шулай ук М.Хмелюкның зур булмаган мәкаләләрендә саклык кассасында кертемнәре булган кешеләр кредит учреждениесенең өстенлекләре һәм хезмәтләре турында сөйлиләр. Мәсәлән, газета укучыларның берсе санаторийда булып кайткан, ә колхозчы К.Гаянов 1000 сум акча откан. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге мәкаләләр - хәзерге рекламаның прообразы.

Шуны да өстәргә кирәк, бер генә материал да яңа ел тематикасына багышланмаган. Ләкин гомумән алганда 1969 елда газетаның эчтәлеге замана рухына туры килә һәм лаешлыларны район муллыгы өчен иҗади хезмәткә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район