Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безне көзге ярминкә көтә

Шимбә көнне, 24 октябрьдә, Лаешта авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча чираттагы көзге ярминкә булачак. Күчмә сәүдәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, Казан май комбинаты, балык заводы, азык-төлек комбинаты да катнашачак. Шәһәр кешеләре һәм кунакларына ит, сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчәләр, йомырка, май, ашлык, икмәк-күмәч әйберләре тәкъдим ителәчәк. Терлек азыгы халык гаризалары буенча...

Шимбә көнне, 24 октябрьдә, Лаешта авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча чираттагы көзге ярминкә булачак.

Күчмә сәүдәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, Казан май комбинаты, балык заводы, азык-төлек комбинаты да катнашачак. Шәһәр кешеләре һәм кунакларына ит, сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчәләр, йомырка, май, ашлык, икмәк-күмәч әйберләре тәкъдим ителәчәк. Терлек азыгы халык гаризалары буенча сатыла. Печән, салам кирәк булган кешеләргә алдан ук районның авыл хуҗалыгы идарәсенә гариза бирергә кирәк. Теләүчеләр өчен мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителә. Ярминкә 6 сәгать 30 минутта башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ярмарка