Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең уртак бурычыбыз – җирлекнең чәчәк атуы

2015 елда ТАССР төзелүнең 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасында яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "КН" - "КЯ" "Республика: яңа офыклар" рубрикасы белән Лаеш районы авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше турында мәкаләләр бирә башлый. Лаеш районы авыл җирлекләренең йөзе үзгәрә. Чишмәдән башланып көч җыйган зур елга кебек күп йөзләрчә кеше...

2015 елда ТАССР төзелүнең 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасында яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан "КН" - "КЯ" "Республика: яңа офыклар" рубрикасы белән Лаеш районы авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше турында мәкаләләр бирә башлый.

Лаеш районы авыл җирлекләренең йөзе үзгәрә. Чишмәдән башланып көч җыйган зур елга кебек күп йөзләрчә кеше хезмәте белән авылларыбыз үсә һәм яхшыра, матурлана. Узган 25 елда Татарстан авыллары тормышы тамырдан үзгәрде. Комлы Ковали авыл җирлеге моның ачык мисалы.

Авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова халык саны артуны территория үсешенең төп билгесе дип исәпли. 2007 елдан Комлы Ковали авыл җирлегендә ул өчтән бергә диярлек арткан: 1500 дән 2100 гә кадәр. Бу фәкать теркәлгән кешеләр генә. Чынлыкта җирлек территориясендә кеше шактый күп.

-Туганнан бирле Ковалида яшәсәм дә авылда таныш булмаган йөзләрне еш күрәм, - ди Надежда Сергеевна. - Монда ял итәргә генә түгел, ә даими яшәү өчен күчеп киләләр.

Халык саны артуга күп факторлар тәэсир итә. Авыл башлыгы балалар туу саны артуны, тулаем яшәеш дәрәҗәсе күтәрелүне, Казанның якын булуын билгеләп үтте.

-Бездә матур урыннар күп, табигый һәйкәл дип игълан ителгән Ковали күле, шул вакытта 15 минутта шәһәргә барып җитеп була,- дип өстәде Надежда Гыйләҗетдинова.

Әмма җирле халыкны, аеруча яшьләрне, авылда калдыру җиңел түгел. Сүз дә юк, моңа җирлекнең үзендә һәм якында сәнәгать предприятиеләренең күп булуы ярдәм итә.

Җирлек территориясендә "Ковали" нефть кудыру станциясе эшли - станция тәүлек әйләнәсе кулланучыларга нефть җибәрә һәм йөзләрчә кешене эш белән тәэмин итә, аларның күбесе ковалилылар эре предприятиеләр арасында-ДорХан-Казан җитештерү - сәүдә компаниясе, "Рамай" фермер хуҗалыгы-үрдәк ите җитештерү буенча зур предприятиеләрнең берсе һәм илебездә бердәнбер "Хәләл" үрдәк ите җитештерүче һәм башкалар бар.

Эш белән тәэмин ителү җирлек тормышына уңай тәэсир итә, әмма социаль үсеш булмаса ул гына җитми. Җирлектә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә хөкүмәт республика программаларын тормышка ашыруда күп эшләнә. 2008 елдан Ковалида 16 күп квартирлы йортның 12 се (11 е капиталь) ремонтланган, калганнары ТР Президенты ярдәме белән программага кертелгән.

Җирлектә үсеп килүче буын өчен күп нәрсәләр эшләнә.

Президент республика программаларын үтәү кысаларында ике ел элек иң кечкенә ковалилар өчен яңа балалар бакчасы ачылган. Уен мәйданчыклары булган зур матур бина территориядә ерактан ук күренә. Түбәне бизәгән кечкенә каланчалар аңа серлелек бирә, ә "Алтын ачкыч" исеме бик тә килешә, аеруча әти-әниләргә һәм бәләкәчләр. Шуның белән бергә "ачкыч" элмә тактасында нефть вышкасы сүрәте дә яшерелгән. Мондый дизайн чишелеше - үзен аклый - 140 урынлы матур балалар бакчасы республика хөкүмәте һәм "Транснефть" АҖ ның шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында төзелгән.

-Безнең бакчага күрше җирлекләрдә һәм Казанда яшәүчеләр дә үз балаларын китерәләр,-дип сүзне дәвам итә җирлек башлыгы.

Күп еллар авылда яшьләр ялын оештыру өчен лаеклы мәдәният йорты булмый. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев булышлыгы белән 2013 елда җирле мәктәпкә капиталь ремонт ясалган һәм "Дуслык" спорт- ял итү үзәге төзелгән. Үзәкнең 200 урынлы зур концерт залы бар, бинага җирлекнең мәдәният һәм спорт бүлеге урнашкан, китапханә дә шуңа күчә, физеотерапия өчен уникаль инвентеры булган тринажер залы җиһазланган. Төп эш зур спорт залында бара, анда иртәдән төнгә кадәр бар яшьтәге кешеләр өчен төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. Ковалида Дарья Шарованың (художество гимнастикасы буенча ТР чемпионы һәм РФ спорт мастеры) пластика һәм бию студиясе бик популяр. Казаннан читтә студиянең бу бердәнбер филиалы, анда өч яшь төркемендәге балалар шөгыльләнә, алар республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә үзләренең беренче бүләкләрен алалар инде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны ныгыту - җирле хакимият эшчәнлегендә төп юнәлеш. "Дуслык" үзәге ачылып бер ел үткәч хөкүмәт программасы ярдәмендә яңа спорт мәйданчыгы җиһазланган самбо һәм дзюдо буенча тренер чакырганнар.

2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Районның өч паркы бу программа төзелешенә кертелгән, шуларның берсе Ковалида - "Балалар паркы". Аның проекты расланган инде, шушы көннәрдә эш башланачак. Ул нарат урманында урнашачак, проект табигый үсемлекләргә (корыган агачлардан кала) кагылмавы белән үзенчәлекле, димәк кече парк архитектурасының барлык төрләре ландшафтка туры киләчәк.

Сугыш ветераннарының социаль проблемаларын хәл итү - өстәвенә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында - район һәм җирлек җитәкчелеге эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш.

Ковалида Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарын квартирлар белән тәэмин иткәннәр, юллар сыйфаты һәм урамнарны яктырту яхшырган. Боларның барысы территороиянең уңышлы үсүен ачык күрсәтә.

Район һәм аерым авыл җирлекләренең чәчәк атуы-безнең уртак бурычыбыз, аңа ирешү өчен без бергә тырышырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево