Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар иминлеге – беренче планда

Белем бирү объектларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү төгәлләнде. Составында Роспотребнадзор, мәгариф бүлеге һәм күзәтү эшчәнлеге вәкилләре булган комиссия 6 августтан 13 енә кадәр 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен, 25 мәктәп һәм өч өстәмә белем бирү учреждениесен тикшерде.

Комиссия мәгариф объектлары тулаем балаларны кабул итәргә әзер дигән нәтиҗәгә килде. Соңгы елларда күп эшләнгән, аеруча янгын куркынычсызлыгы планында. Өлешчә объектларның күбесендә чарлакның яна торган конструкцияләре янгыннан саклый торган состав белән эшкәртелгән. Узган елда кайбер мәктәпләрдә уттан саклау срогы чыккан, шуңа күрә быел эш-кәртүне яңадан үткәрергә кирәк. Рождествено һәм Имәнкискә мәктәпләрендә һәм Имәнкискә балалар бакчасында янгын гидрантлары урнаштырылган.

«Шуны билгеләп үтү кирәк, соңгы елларда янгын куркынычсызлыгы торышы сизелерлек яхшырды, - дип раслый Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлек начальнигы урынбасары Сергей Опарин. - Биш ел элек янгын сигнализациясенә артык игътибар бирмәделәр. Кайбер кабинет тәрәзәләрендә тимер рәшәткәләр иде, янгын сүндергечләр җитмәде. Еш кына запас чыгу урыннары ябылган яки чүп-чар белән тулган иде. Соңгы вакытларда объектлар автомат янгын сигнализациясе (АПС) белән җиһазлана. Узган елда аның булмавы җитди җитешсезлек иде". Узган елда барлык мәктәпләрдә АПСның эше яңартылган. Шул ук вакытта махсус оешма систематик төстә аңа техник хезмәт күрсәтә.

Балалар бакчаларында АПС белән хәл бераз начаррак, аларның 50%ы гына бу система белән җиһазланган. Мәгариф бүлеге начальнигы Анатолий Новиков ышандырганча, 2012 ел ахырына кадәр проблема хәл ителәчәк. "30 яшьтән өлкән мәктәпләрне капиталь ремонтлау" программасы буенча өч елда 16 уку йорты бинасы ремонтланачак. 2012 елда бу программа буенча Комлы Ковали, Рождествено, Кече Елга һәм Лаештагы махсус интернат-мәктәпнең түбәсе алыштырылды, чарлак биналары утка каршы эшкәртелде, тәрәзәләр, эчке ишекләр, запас чыгу ишекләре алыштырылды. Программа шулай ук электр чыбыкларын, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системасын алыштыруны күздә тота. Рождествено һәм Кече Елга мәктәпләрендә капиталь ремонтка кадәр уңайлыклар урамда булса, капремонт бу проблеманы да хәл итү мөмкинлеге биргән. Комлы Ковали, Рождествено һәм Кече Елгада биналарның алгы яклары, идәннәр, түшәм һәм стеналар муниципаль хакимият һәм иганәче ролендә чыккан подрядчылар исәбенә ремонтланган.

"Быел гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре мәктәпләрне кабул итүгә җаваплы караганнар, -дип исәпли А.Новиков. - Биналар үзләре генә түгел, барлык кирәкле документлар да әзер иде, шул исәптән спорт мәйданчыклары һәм гимнастик корылмалар, уку кабинетлары һәм уен бүлмәләренең әзерлеген сынау актлары да. Һәрвакыттагыча, янгын иминлеге буенча Пәрәү, Державино, Татар Янтыгы һәм Столбище мәктәпләре үрнәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән әти-әниләргә дә рәхмәт".

Узган елда күп кенә проблемалар хәл ителгән. Комиссия мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлегеннән тулаем канә-гать, әмма кисәтүләр дә бар. Бүген ун балалар бакчасында АПС юк. Бер балалар бакчасында һәм дүрт мәктәптә чарлак бинасы утка каршы махсус состав белән эшкәртелмәгән. Биш мәктәптә тышта су белән тәэмин итү юк - биналар янәшәсендә янгын сулыгы да, гидрант та юк. Мәгариф бүлеге начальнигы ышандырганча, барлык бу проблемалар контрольдә.

Яңа уку елына әзерлек биналар ремонтлау белән генә бетми әле. Кайбер мәктәпләр өчен балаларны ташу мәсьәләсе көн үзәгендә. "Бу максатларда лицензияле 10 автобус файдаланыла, - дип сөйли А.Новиков. - Аларда GPS навигация системасы җиһазланган. Шуңа күрә кабинетта утырып та мин автобусның бу минутта кайда булуын, аның нинди тизлектә хәрәкәтләнүен күрә алам. Быел районга тагын бер автобус кайта. Балаларны ЮХИДИ һәм мәгариф министрлыгы белән яраштырган маршрут һәм график буенча йөртәбез".

Мәктәпләр һәм балалар учреждениеләре эше өчен җаваплы кешеләр "Балалар иминлеге - беренче планда" принцибы буенча эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школы готовность ОГПН

2
X