Бүген Пәрәү мәктәбе укучыларын ТНВ һәм ТНВ-планета каналларыннан күрсәтәчәкләр
Пәрәү мәктәбе һәм Саратовның татар гимназиясе - күптәнге дуслар. Алар инде өч ел хезмәттәшлек итә. -Инде ике ел апрель аенда без Саратовтан кунаклар кабул итәбез, - дип сөйли Ризеда Хафизова. - Ә 25 еннән 27 ноябрьгә кадәр безнең мәктәпнең укучылар һәм педагоглар төркеме җавап визиты белән аларда кунакта булды. Безне...
Пәрәү мәктәбе һәм Саратовның татар гимназиясе - күптәнге дуслар. Алар инде өч ел хезмәттәшлек итә.
-Инде ике ел апрель аенда без Саратовтан кунаклар кабул итәбез, - дип сөйли Ризеда Хафизова. - Ә 25 еннән 27 ноябрьгә кадәр безнең мәктәпнең укучылар һәм педагоглар төркеме җавап визиты белән аларда кунакта булды. Безне "Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы әгъзалары каршы алды һәм озатып йөрде.
Пәрәү мәктәбе делегациясе кабул итүче як үткәргән Халык гореф-гадәтләре фестивалендә катнаштылар. Лаеш районы вәкилләренең "Кичке уен" программасы югары бәя алды. Әлеге очрашуга "Татарлар" программасы багышланачак, аны бүген кич ТНВ һәм ТНВ-планета каналларыннан карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев