Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләкләүләр

Районда мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Фадеев Михаил Владимирович Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы территориясендә сайлау кампанияләренә әзерләнү һәм үткәрүдә актив һәи нәтиҗәле эшләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Чирпы участок сайлау комиссиясе рәисе Гаянова...

Районда мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Фадеев Михаил Владимирович Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы территориясендә сайлау кампанияләренә әзерләнү һәм үткәрүдә актив һәи нәтиҗәле эшләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Чирпы участок сайлау комиссиясе рәисе Гаянова Илсөяр Сәмигулла кызы; Татар Кабаны участок сайлау комиссиясе рәисе Хәсәнова Инзәлия Зәкәри кызы; Атабай участок сайлау комиссиясе рәисе Хөсәенова Зөлфия Әхмәдулла кызы.

"Татарстанның мәдәни мирасы" проектын тормышка ашыруда актив катнашулары өчен Татарстан Республикасында тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды Рәхмәт хатларына лаек булдылар: Лаеш шәһәре сугыш һәм хезмәт ветераннары советы әгъзалары: Чернышева Нина Ивановна, Яшина Галина Васильевна, Клюев Юрий Александрович; Сәгыйтов Рафыйк Шәриф улы, хезмәт ветераны; сәяси репрессияләр корбаннары район җәмгыяте рәисе Сәгыйтова Мәдинә Шәрәфи кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район