Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Филиппов: "Без еларга курыктык, ә көлүне оныттык"

11 апрельдә бөтен дөньяда истәлекле дата билгеләп үте-лә - Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннары азат ителү көне. Алар стенасы эчендә 12 миллион тоткын һәлак була, шул исәптән биш миллион совет гражданы. Бу саннар әлегә кадәр күпләрне хәйран калдыра. Исән калучылар бик аз. Безнең районда әлеге вакыйгалар шаһиты Алексей Филиппов яши.

-Немецлар 1942 елда безнең Калуга өлкәсендәге зур булмаган Болва авылын аккупацияләгәндә миңа бары җиде яшь иде, - дип искә ала Алексей Александрович. - Авыл кешеләренең һаман да якыная барган куркынычны тоеп туган авылыбызны ташлап китә башлавын хәтерлим. Бәладән качып котылырга уйладылар, ә күрәселәр әле башлана гына иде. Фашистлар авылларны яндыралар, терлекләрне алып китәләр, артык тикшереп тормыйча кешеләрне үтерәләр, әсирлеккә алалар. Безнең гаиләне дә концлагерьга, Смоленск тирәсендәге Рославль шәһәренә алып киттеләр.
Лагерь ток җибәрелгән тимерчыбык бе-лән әйләндереп алынган. Бар кешене баракларга урнаштырдылар. Гаиләлеләр бергә, гаиләсе булмаганнар аерым яшәде. Бараклар агач, субайларда утыралар. Әсирләрне чын мәгънәсендә ипи белән суда тоттылар: иртән чәй белән ике бармак калынлыгы ипи бирәләр. Төшке ашка баланда - он буталган су. Кичен тагын баланда, бөтенләй ач та калдырган чаклары булды. Шимбә кичен кабыгы белән пешерелгән өч бәрәңге һәм ипи кисәге бирәләр, шуны бөтен якшәмбегә җиткерергә кирәк.
Алексейдан кала гаиләдә тагын өч бала: Татьяна, Александр һәм яшь ярымлык Ваня бу-ла. Бәләкәч Филипповлар гаиләсе концлагерьга эләгүгә үк үлә.
Лагерь начальниклары өчен балалар ки-рәкмәгән йөк була. Алар турында аерым күрсәтмәләр чыгарыла. Балаларның берсе дә блоктан чыгарга тиеш булмый. Лагерь территориясендә алар бары блок күзәтүчесе белән генә хәрәкәтләнә алалар. Лагерь башлыклары балаларга иртәнге һәм кичке тикшерү вакытында торганда сулаган саф һава да җитә дип саный. Лагерьда вакытның ничек үтүен искә алу турындагы үтенечкә Алексей Александрович болай дип җавап бирде:
-Безгә бернинди уенчык та рөхсәт ителмәде, без көндезге бина почмагында тыныч кына утырырга тиеш идек. Күзәтүче хатын-кыз елаган баланы күрсә, аны кыйный һәм берничә сәгатькә кладовкага яба иде. Әгәр бала янында әнисе булса, күзәтүче аны да кыйный һәм дорфа итеп: "Үз адәм актыгыңны яхшырак кара!" дип кычкыра. Шуңа күрә без еларга да курыктык, ә көлүне бөтенләй оныттык...
Үлем һәрчак янәшәдә йөри. Һәм ничектер аңа күнегелә кебек. Фашистлар өчен әсирнең аягында йөрүе һәм эшли алуы мөһим. Ә ачлыктан һәм мәсхәрәләүдән хәлсезләнгән кешеләр еш кына аңнарын югалтып егылалар. Мондыйлар белән артык исәпләшмиләр: урында ук аталар. Яки "җанкыйгыч" машина килә һәм кешеләрне билгесез юнәлештә алып китә.
-Мин, бала булсам да, тиздән безнең гаиләнең дә юкка чыгасын, иртәгә безне мичкә озатасыларын аңлап, моның белән килештем, - күз яшьләрен тыеп дәвам итә Алексей Филиппов. - Әмма газаплы үлемнән котылу кинәт булды. Төнлә белән артиллерия кононадасы, атышу, шартлаулар ишетелә башлады. Гадәттә немецларның якын булуы сизелә, аларның сөйләме ишетелә иде, ә бу юлы барысы да тынып калды. Без үзебездән ерак түгел кемнеңдер чәнечкеле тимерчыбыкны кисүен күрдек. Безнең солдатлар булып чыкты. Аларның сүзләрен яхшы хәтерлим: "Иптәшләр! Хәзер сез азат!" Бар кеше елый, кочаклаша башлады.
Филипповларны туган авылларына кайтаралар. Ә аннан берни калмаган, бары мичләр һәм морҗа торбалары гына - немец бөтенесен яндырган.
1944 елда Алеша мәктәпкә укырга керә. Мәктәп тәмамлагач, 1955 елда армиягә чакырыла. Армиядән соң абруйлы Казан дәүләт университетына укырга керергә уйлый. Әмма, кызганычка каршы, ул чакта мәҗбүри булган немец теленнән балл җыеп җиткерә алмый. 1958 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агрономлыкка укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Алексей Филипповны Алексеевски районына, "Красный восток" совхозына җибәрәләр. Соңрак ул читтән торып югары белем ала. Алексей Александрович һәркайда үзен тәртипле, җа-ваплы, үз эшен яхшы белүче һәм яратып башкаручы итеп күрсәтә. 1984 елда ул "Лаеш" кошчылык комплексы директоры вазифасына билгеләнү белән бәйле рәвештә Лаеш районының 25 Октябрь исемендәге поселогына күчеп килә. Алексей Филиппов 1997 елга кадәр аның баш управляющие була. Ул күп кенә дәүләт бүләкләре иясе, шул исәптән Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, "Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен йөртә.
-Безнең буын язмыш кушуы белән иң куркыныч сынау - сугыш аша узды. Без төрле яшьтә идек: кемдер станок артында эшләде, кемдер исән калу өчен көрәште, - дип йомгак ясый Алексей Александрович. - Һәм бөтен гомере буена җитәрлек чыныгу алды. Барлык кичерешләр тормышка икенче төрле карарга, аннан ниндидер аерым нәрсә өмет итмәскә ярдәм итә. Барлык үтенечләрне өч юлга сыйдырырга мөмкин: Алладан - сәламәтлек, кояштан - җылы, ә кешеләрдән - игелек сорап. Минем тормыш иптәшем Александра да бу турыда еш сөйли. Һәм бу гади, әмма акыллы сүзләр күп мәгънәгә ия, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата Филиппов