Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бриллиант туй

Күпьеллык гаилә тормышы тәҗрибәсе сирәк һәм кыйммәтле. 60 еллык берлек чыдам һәм алмаз кебек нык, шуңа күрә әлеге бәйрәмне алмаз яки бриллиант туй дип атау гадәткә кергән. Ноябрьдә Чирпыдан Анна Васильевна һәм Николай Максимович Басовлар шушы юбилейларын билгеләп үтәләр. Басовлар өлешенә җиңел язмыш туры килми. Николай Максимовичның әтисенең сигез абыйсы...

Күпьеллык гаилә тормышы тәҗрибәсе сирәк һәм кыйммәтле. 60 еллык берлек чыдам һәм алмаз кебек нык, шуңа күрә әлеге бәйрәмне алмаз яки бриллиант туй дип атау гадәткә кергән. Ноябрьдә Чирпыдан Анна Васильевна һәм Николай Максимович Басовлар шушы юбилейларын билгеләп үтәләр.

Басовлар өлешенә җиңел язмыш туры килми. Николай Максимовичның әтисенең сигез абыйсы була, алар барысы да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булалар. Күп балалы гаиләдә тугач, сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын кичергәч, тормыш кадерен аңлыйсың. Анна Васильевна һәм Николай Максимович дүрт бала үстерәләр һәм аларга яхшы тәрбия бирәләр. Бу җиңел булмый, чөнки хуҗабикә каты авыру сәбәпле 27 яшеннән инвалид кала. Яраткан һәм ышанычлы ире аңа һәр эштә терәк була. Ул тракторчы булып эшли, арый, әмма өйдә теләсә нинди эшне башкара, хатынына булыша, аның күңелен рухландырып тора.

-Бакчаны да үзе казып, суны да үзе алып кайткан чаклар булды. Нәрсә генә үтенсәң дә - эшли, - дип сөйли Анна Васильевна. - Балаларны да хезмәт сөючән итеп үзара хөрмәт белән үстердек.

Ирле-хатынлы Басовлар спорт яраталар. Дөрес, сәламәтлеге начар булгач, Анна Васильевна футболны телевизордан гына карый. Ә менә йорт хуҗасы велосипедта йөреп килергә һәм кышын чаңгыда урманга барып әйләнергә каршы түгел.

Гаилә бәхетенең сере нидә дигән сорауга алар болай дип җавап бирәләр:

-Бер-береңә карата түзем булырга, хөрмәт итәргә һәм аңларга кирәк. Беркемгә дә үпкә сакламаска һәм башкаларның да күңелен калдырмаска, нык яратырга һәм тугры булырга.

Балалары һәм оныклары үзләренең әти-әниләрен һәм әби-бабаларын бик яраталар. Алар шундый ук нык һәм тату гаиләләре булу турында хыялланалар. Юбилейда яшьләрне котлау һәм аларга бергәләп озын гомер итүләрен теләү өчен Басовлар зур табын артына җыелыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев