Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Территорияләрне үстерү дәвам иттереләчәк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында эш визиты белән безнең районның берничә торак пунктында булды. Алар Столбище авылында яңа табиблык амбулаториясендә, "Рамай" фермер хуҗалыгында һәм Комлы Ковалида "DoorHan" ЧҖҖ заводында булдылар, Комлы Ковалида "Дружба" спорт-ял үзәге һәм Усадыда "ICL-КПО ВС" сәнәгать электроникасы җитештерү заводын ачу тантаналарында катнаштылар.

Беренче тукталу пункты Столбище булды. Проект бәясе 48 миллион сумга якын булган өч катлы кирпеч бинаны төзү 2010 елда башланган һәм 2012 елның декабрендә төгәлләнгән. Моңа кадәр участок хастаханәсе 1938 елда төзелгән иске бинада урнашкан була. Учреждение Лаеш районының 17 торак пунктына хезмәт күрсәтә, шунлыктан, Столбище һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең заманча табиблык амбулаториясе ачылуга шулай шатлануы аңлашыла.

2005 елда Комлы Ковали кешеләре бәлага дучар була - авылның мәдәният йорты яна. "Без берничә ел дәвамында Габишевога искиткеч спортмәдәни комплекска йөрдек, - дип сөйли "Дружба" спорт-ял үзәге ачылуга килгән тугызынчы сыйныфта укучы өч кыз. - Үзебездә дә шуңа охшаш бина булуын бик көттек. Хәзер инде күрше авыллардан безгә килерләр дип уйлыйбыз".

Мәйданы 2300 кв.м. булган спорт-ял үзәге поселокның бизәгенә әйләнде. Комлыковалилылар иркен спорт залында баскетбол яки волейбол уйнау, татамида көрәшү, бадминтонда үз көчеңне сынап карау, кул көрәше күнекмәләрен үзләштерү, тренажер залында шө-гыльләнү мөмкинлеген ел ярым дәвамында көт-кәннәр. Ул районда бер түбә астында спорт һәм мәдәниятне берләштергән биналарның берсе. Монда шулай ук хореография, вокал белән шөгыльләнү, спектакльләр кую, күргәзмәләр һәм концертлар оештыру өчен дә барлык шартлар булдырылган.

М.Афанасьев спорт-ял үзәге ачылуны "әһәмиятле вакыйга" дип атады. Ул Комлы Ковалида 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелүне, мәктәпкә капиталь ремонт ясалуны да искәртте. Үзәк урамны төзекләндерү планлаштырыла. "Бәлки нинди дә булса мәсьәләләр читтә каладыр, ләкин барыбыз да районда һәм җирлектә шактый күп нәрсә эшләнүен күрәбез. Болар республика мөмкинлекләре һәм президентыбыз ярдәме нәтиҗәсендә генә тормышка ашырыла".

Комплекс ачылуда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Казан белән беррәттән районның да күркәмләнүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте. "Башка территорияләргә дә игътибар бирергә кирәк дип саныйм, - дип ассызыклады ул. - Бүген без яңа поликлиникада булдык, мәктәпне карадык, авылда балалар бакчасы төзелә һәм менә спорт-ял комплексы ачабыз. Мин сезнең белән бергә шатланам, чөнки хәзер балалар, яшьләр һәм өлкәннәр монда килеп, спорт һәм үзләре өчен кызыклы булган мавыгулар белән шөгыль-ләнә алалар. Болар халык өчен эшләнә". Рөстәм Миңнеханов комплекс җитәкчелегенә спорт инвентаре алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Ачылу тантанасын-нан соң Р.Миңнеханов М.Афанасьев озатуында "Дружба" спорт-ял үзәге бинасын карады, спорт залында булды. Анда бу вакытта волейбол белән шөгыльләнәләр иде. Монда республика президентын һәм район башлыгын "Зенит-Казан" клубы уенчысы Александр Волков сәламләде. Ул алардан очрашу истәлеге итеп волейбол тубына имза салуларын үтенде. Китапханәдә кунаклар чираттагы китапларга дип килгән мәктәп укучылары һәм пенсионерлар белән аралаштылар. "Сез компьютердан файдалана беләсезме?" - дип кызыксынды Рөстәм Нургалиевич пенсионерка Любовь Милинадан. Тискәре җавап алгач башын чайкап: "Сездә дә "өченче яшь" өчен курслар оештырырга кирәк. Хәзер күпләр шулай укый", - диде. Интернетка керүнең тизлеген Р.Миңнеханов шәхсән тикшереп карады. Китапханә кирәкле оргтехника, телевизор белән җиһазланган.

Рөстәм Миңнеханов "Рамай" ЧҖҖ фермер хуҗалыгының инкубаторын һәм кошчылык корылмаларын зур кызыксыну белән карады. Әлеге хуҗалык 2010 елдан бирле инкубаторда үрдәкләр бастырып чыгару, үстерү һәм сату белән шөгыльләнә, Россиядә шундый хуҗалыкларның иң эреләренең берсе булып тора.

Комлы Ковалида Р.Миңнеханов һәм М.Афанасьев булган тагын бер предприятие - ул "DoorHan" ЧҖҖ заводы. Җитештерү комплексы янкапкалар һәм сәнәгать капкалары җыю буенча тулысынча автоматлаштырылган линия белән җиһазланган җитештерүдән тора. Президент предприятие продукциясен республиканың төзелеш проектларында файдаланырга кирәк, дип саный.

Төзелеп килүче предприятие - "ICL-КПО-ВС" ААҖ урнашкан Усадыда Р.Миңнеханов һәм М.Афанасьев җитештерү комплексының беренче чираты ачылу тантанасында катнаштылар. Ул компьютер техникасы һәм программа тәэмин итүе өлкәсендә Россиянең әйдәүче җитештерүчеләренең берсе булачак. Республика башлыгы яңа предприятиенең бик яхшы урында төзелүен билгеләп үтте. Аерым алганда, якын араларда бу тирәдә "СМАРТ-Сити" проектын тормышка ашыру - Казанның яңа фәнни һәм эшлекле үзәген төзү башланачак. Моннан тыш әлеге зонада "Иннополис" аерым икътисади зонаның 2 нче мәйданчыгы урнашачак.

ТР президенты эш визиты дәвамында күргәннәрдән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов визит Афанасьев

2
X