Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәме бар кеше өчен

Лаеш районында Сабантуйлар дәвам итә. Кече Кабандагы халык бәйрәмендә кешеләр үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен сынаштылар. Оештыручылар кунаклар өчен бик күп уеннар һәм күңел ачулар тәкъдим иттеләр. Теләүчеләр биек баганага менә алдылар, капчык белән сугышуларда катнаштылар, аркан тарту ярышында, армрестлингта һәм көрәштә үз егәрлекләрен күрсәттеләр. Мәйданга килүчеләрнең һәммәсенә дә җаны...

Лаеш районында Сабантуйлар дәвам итә. Кече Кабандагы халык бәйрәмендә кешеләр үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен сынаштылар.

Оештыручылар кунаклар өчен бик күп уеннар һәм күңел ачулар тәкъдим иттеләр. Теләүчеләр биек баганага менә алдылар, капчык белән сугышуларда катнаштылар, аркан тарту ярышында, армрестлингта һәм көрәштә үз егәрлекләрен күрсәттеләр. Мәйданга килүчеләрнең һәммәсенә дә җаны теләгән ярыш табылды. Ә балалар карусельдә атынды, батутта сикерде, биек таудан шудылар һәм атларда йөрделәр.

Катнашучылар, кунаклар һәм оештыручылар арасында төрле милләт һәм дин кешеләрен очратырга булды.Турникта күтәрелү буенча җаваплы булган Олы Кабаннан Александр атакай шулай дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район