Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчәк ат, Лаешым

Узган җомгада Лаеш кешеләре һәм аның кунаклары Шәһәр көнен билгеләп үтте. Масштабы һәм матурлыгы буенча гаять зур тантана меңнәрчә тамашачыны җәлеп итте. Мондый бәйрәмнең әле булганы юк иде, дисәм, ялгышмамдыр, мөгаен. Аны әзерләгәндә оештыручылар шәһәр кешөләренең фикерен һәм теләкләрен исәпкә алганнар. Шуңа күрәдер, бәлки, кешеләр бәйрәмнең иң азагына кадәр таралмадылар....

Узган җомгада Лаеш кешеләре һәм аның кунаклары Шәһәр көнен билгеләп үтте. Масштабы һәм матурлыгы буенча гаять зур тантана меңнәрчә тамашачыны җәлеп итте. Мондый бәйрәмнең әле булганы юк иде, дисәм, ялгышмамдыр, мөгаен. Аны әзерләгәндә оештыручылар шәһәр кешөләренең фикерен һәм теләкләрен исәпкә алганнар. Шуңа күрәдер, бәлки, кешеләр бәйрәмнең иң азагына кадәр таралмадылар.

"Минем шәһәрем - ул..."

Сезнең өчен "Минем шәһәрем" сүзләре нәрсәне аңлата - сценарий төзер алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре шәһәр кешеләренә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп ассоциацияләр аллеясы булдыру идеясе туган.

-"... ул Кама киңлекләре" - дип үз фикерен белдерә берәүләр. Шунлыктан Собор мәйданындагы көймә янына диңгезче формасындагы яшьләрне бастырырга уйлыйлар.

-Башкалар өчен Лаеш - мәхәббәт шәһәре. Мәхәббәт эскәмиясендә утыручы "яшь парлар", фәрештә-балалар һәм биек колга аякта йөрүче фәрештәләр әлеге ассоциациягә җавап була.

-Өченчеләре шәһәрләрен иң яхшы җырлаучы дип саный. Ротондта җырлаучы һәвәскәр артистлар моңа бик тә туры килә иде.

-"Лаеш - бәхетле балачак шәһәре" - әти-әниләр һәм балалар шулай уйлый. Моны исәпкә алып үсмерләр "Детские улыбки нашего города" конкурс-күргәзмәсен уйлап табалар. Алар елмаючы балалар фотоларын җыялар һәм аларны стендка урнаштыралар. Кызыклы һәм матур килеп чыккан!

-Яңа йортка күчүчеләр, ә алар Лаешта аз түгел, Лаешның төп билгесен атаганнар - күпквартирлы йортлар төзү. Алтын ачкыч тотып торучы Буратино һәм Мальвина яңа төзелешләр символы булган. Теләк теләп алар белән фотога төшәргә мөмкин иде.

"Монда бар теләкләр тормышка аша", - дип саный шәһәр кешеләренең күбесе. Теләкләрне үтәүче агач (авторы Денис Кривоносов) әлеге фикергә җавап булды.

-Яшь әниләр Лаешны әкияти шәһәр дип атаганнар. Шулай итеп мәйданда әкияти йорт янында Машенька һәм Аю барлыкка килгән. Уенчыклар агачы "үсеп чыккан", аңа шәһәр кешеләре җыйган уенчыкларны элгәннәр. Аларны бәйрәм барышында шәһәр кешеләренә һәм кунакларына тараттылар. Ә Бублик (келиндер) агачында яңа гына, бәйрәм башланырга ике сәгать кала пешерелгән келиндерлар эленгән.

-Иң күп тавышны "Лаеш - ул бәйрәмнәр шәһәре" ассоциациясе җыйды. Аны шарлардан торган гаять зур торт, шәһәребез фишкасы - яшьләр флеш-мобы һәм кичкә кадәр сузылган бәйрәм чаралары рәвешендә гамәлгә ашырганнар.

Кереш өлеш һәм концерт

Быел республика ТАССР оешуның 95 еллыгын һәм Татарстанның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Кереш өлеше шушы тарихи темага багышланган иде. Аны район артистлары көче белән әзерләгәннәр. "Сәйдәш" бию театры (Казан) һәм бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, Татарстан эстрадасының яшь йолдызлары Әмир Әхмәдишин, Дарья Стерякова һәм Рузилә Хәертдинова тарафыннан яңгыраган шәһәр кешеләрен иҗади котлау концертның фишкасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево