Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш үзәк район хастаханәсе үзгәрәчәк

Үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт тулы куәткә бара. Төзүчеләр поликлиниканың икенче катында, авыруларны кабул итү бүлмәсе һәм хирургия бүлеге биналарында эшлиләр.

Ашыгыч кичектергесез ярдәм белән берләштерелгән авыруларны кабул итү бүлмәләрен модернизацияләүнең федераль программасы буенча үзәк район хастаханәсенә 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Реконструкциянең күләмен исәпкә алып, республика бюджетыннан 50 миллион сумнан артык акча бүленгән. "Новый город" ПСК" ЧҖҖ подряд оешмасы башкаручы ремонт-төзелеш эшләре берничә этапта үтәчәк. Беренче этапта хастаханәнең беренче кат сул канаты, хирургия бүлеге һәм поликлиниканың икенче каты ремонтланачак. Администрация структураларын ремонтланган сул канатка күчерәчәкләр. Аннан соң беренче катның бушап калган уң канатын үзгәртеп кору башланачак, анда ашыгыч кичектергесез ярдәм белән берләштерелгән авыруларны кабул итү бүлмәсе урнаштырырга планлаштыралар. Әлеге хезмәтләр өчен мәйданны киңәйтү максатыннан яңа янкорма төзеләчәк. Авырулар кабул итү бүлмәсе кабул итү-диагноз кую бүлмә-сенә үзгәрәчәк. Монда шулай ук лаборатория, ЭКГ һәм УЗИ кабинетлары, рентген кабинеты, яңа кергән пациентлар өчен санитар бүлмә дә урнашачак. Кирәк булганда авыруны, табибның беренчел каравыннан тыш, акушер-гинеколог һәм терапевт та карый алачак. Ашыгыч ярдәмне процедура кабинеты булган шокка каршы тору палатасы белән җиһазландырачаклар.

Реконструкция "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыруны күздә тота. Шунлыктан барлык ремонт ясалучы биналарда пандуслар, махсус җиһазландырылган бәдрәф бүлмәләре, тоткалар пәйда булачак. Кабинетларда бусагалар булмау инвалид коляскаларында бер кабинеттан икенче кабинетка җиңел хәрәкәтләнергә, ә лифт - бер каттан икенче катка йөрергә мөмкинлек бирәчәк. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен дә шартлар тудырырга планлаштырыла: заманча диспетчерлык бүлмәсе һәм персонал өчен бүлмәгә бина бүленәчәк.

Үзәк район хастаханәсендә бу планнар 2013 елның гыйнварында ук тормышка ашар дип өметләнәләр. Ә хәзергә медперсоналга һәм авыруларга кайбер уңайсызлыкларга түзәргә туры килә. Гинекология бүлеген тыгызларга туры килгән, анда вакытлыча хирургия бүлеген күчергәннәр. Шунда ук операцияләр дә ясала. Белгечләрнең бер өлеше авыруларны хәрби комиссариат бинасында да кабул итә.

Ремонтка карамастан, хастаханәдә койка-урыннар саны кыскармаган - элеккечә үк 188. Стационар дәвалану үтүче авырулар төзелеш шау-шуына сабыр итәләр. Медперсонал медицина хезмәте күрсәтүне дә, күченүне дә бер үк вакытта алып бара. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар кабинетларны үз көчләре белән бушаталар, төзүчеләр өчен эш фронты әзерлиләр: җиһазларны, документларны, чәчәкләрне төрәләр һәм башка урынга күчерәләр. Алар хастаханә шәһәрченең якын арада танып булмаслык үзгәрәсенә ышана. Моның хакына бераз түзеп торырга да була. Ә үзәк район хастаханәсе администрациясе вакытлыча уңайсызлыклар өчен пациентлардан гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ремонт ЦРБ

2
X