Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Державинга рухи багышлау

Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестрының Лаеш районы мәдәният йорты сәхнәсендәге отчет концерты Гавриил Державин иҗатына рухи багышлау булды. Бу турыда лаешлыларга яшь музыкантлар чыгышын әзерләүчеләр һәм оештыручылар хәбәр итте. Концерт алдыннан оркестрантлар Лаеш ягы музеенда булдылар, бөек якташыбыз тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштылар. Музыкаль коллектив тарихы турында кыскача....

Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестрының Лаеш районы мәдәният йорты сәхнәсендәге отчет концерты Гавриил Державин иҗатына рухи багышлау булды.

Бу турыда лаешлыларга яшь музыкантлар чыгышын әзерләүчеләр һәм оештыручылар хәбәр итте. Концерт алдыннан оркестрантлар Лаеш ягы музеенда булдылар, бөек якташыбыз тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштылар.

Музыкаль коллектив тарихы турында кыскача. Ул дүрт ел элек булдырыла. Оркестрда Казанның һәм Яшел Үзәннең дүрт музыка мәктәбеннән 80 укучы. Сәнгать җитәкчесе - Светлана Лось. Дирижерлары - Михаил Моисеенков, Рафаэль Хәмзин. Яшь коллективны Чехия, Италия һәм Германия заллары алкышлады. Музыкантлар - төрле конкурслар һәм фестивальләр дипломантлары. Оркестр үзенең бишенче сезонын киләсе елның 14 гыйнварында "Достояние республики" фестивалендә ачачак. Алда - Франциягә гастрольләргә бару.

Лаешта, асылда, чит ил турнесы алдыннан репертуарны шомарту булды. Артистлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Тамашачылар тын калып Жорж Бизеның һәм Родион Щедринның "Кармен-сюита"сын тыңладылар. Зал Евгений Светлановның нечкә лиризм белән сугарылган "Ария"сен сокланып каршы алды. Солистларны - виолончелистлар Петр Биюшевны һәм Ксения Ионенкованы, саксофонист Тимур Сабировны барысы да чын күңелдән алкышлады.

Дженни Мэнниның билгеле кинофильмга язылган "Тень твоей улыбки" саунд-трегы, Арам Хачатурянның Лермонтовның "Маскарад" драмасына вальсы, Иоганн Себастьян Бахның оркестр белән виолончель өчен концерты һәм башка популяр симфоник әсәрләр яңгырады.

Тамашачылар фикерен чара ахырында чыгыш ясаган Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина белдерде:

-Сез Лаеш тамашачыларын таң калдырдыгыз. Матурлык белән очраштырган өчен рәхмәт. Музыка мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев