Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шикәр авыруы хөкем карары түгел

Бүген, 14 ноябрь, Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне. Бу көн авыру таралу масштаблары турында искәртә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 220 миллионнан артык кеше шикәр авыруы белән чирли.

Шикәр диабеты еш кына инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган өчлеккә керә (атеросклероз һәм яман шештән соң).

Әмма медицинаның алга китүе, шикәр авыруы белән интегүче кешеләргә ярдәм сыйфатын яхшырту буенча бар дөньяда эшләгән программалар эзсез үтми: авыруларның гомер озынлыгы арта.

-Шикәр авыруы - бу җитди авыру, матдәләр алмашы үзгәрүгә китерә, шул ук вакытта организмда тукымаларның глюкозаны үзләштерүе бозыла, - дип сөйли Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника мөдире Лариса Орлова. - Шикәр авыруы канда шикәр арту һәм аның бәвел белән бүленеп чыгуы белән ачыклана. Организм аны тиешле күләмдә үзләштерми һәм тән күзәнәкләре ачыга башлый һәм үз функцияләрен тиешенчә үтәми. Организмда глюкозаны үзләштерү өчен инсулин гормоны җавап бирә, ул җитмәгәндә шикәр авыруы барлыкка килә.

-Лариса Николаевна, безнең районда авырулар динамикасы нинди?

-Кызганычка каршы, соңгы биш ел дәвамында тискәре динамика күзәтелә. Бүген үзәк район хастаханәсендә 874 авыру исәптә тора, бу биш ел электәге белән чагыштырганда 153 кешегә артык. Соңгы ике елда шикәр авыруының икенче тибы белән чирләүчеләр арту күзәтелә, аларга глюкоза дәрәҗәсен нормальләштерү өчен инсулин кулланырга туры килә.

-Шикәр авыруы килеп чыгуның сәбәпләре нинди?

-Еш кына нәселдә авыручылар булу, ашказаны асты бизенең ялкынсынуы, исерткеч эчемлекләрне күп куллану, тәмәке тарту, даруларны күп эчү, артыгын ашау, озакка сузылган стресслар һәм аз хәрәкәтләнү авыруга китерә. Шикәр авыруы катлауланулар белән куркыныч. Баш мие, күзләр, йөрәк, бөерләр, очлыкларда кан әйләнеше кимү мишень-органнар булып тора.

-Катлаулануларны ничек кисәтеп була?

-Мөһиме, табиб тәкъдим иткән дәвалауны, диетаны төгәл үтәү. "Яшерен шикәре" булган фруктоза һәм сорбитоллы махсус диетик продуктларны күп кулланмау. Шикәр авыруы катлаулануларының еш кына билгеләре булмый. Әмма нәкъ менә шул чорда үз вакытында дәваланганда авыруның үсешен туктатырга һәм нормаль халәтне сакларга була. Моның өчен елга 1-2 мәртәбә кан һәм бәвел анализын контрольдә тотарга, күз күремен тикшертергә, үкчәләрнең тоючанлыгы бозылганда неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шикәр авыруы пациенттан даими үзконтроль таләп итә. Табиблар һәм туганнар тормыш рәвеше бозылуны сизмәскә дә мөмкиннәр, әмма авыручының организмы бу үзгәрешләрне сизә.

Бүген шикәр авыруы хөкем карары түгел. Баланслы тукланганда, дөрес дәваланганда һәм көн режимы уңайлы булганда пациентлар актив тормыш рәвеше алып баралар, укыйлар, эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика календарь диабет