Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Диана Трусенева: “Сыр рецептын өч ел тикшереп дөресләдем“

Трусеневлар хуҗалыгы Тетееводан читтә дә билгеле. Кәҗә сөте, сыр, йогыртка аларның дуслары ягыннан гына түгел, башкалар тарафыннан да сорау зур. Алар артыннан күрше авыллардан һәм хәтта Казаннан да киләләр. Барысы да 11 ел элек башлана. Аларның шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак китәсе килә. Шуңа күрә Лаеш районының бер кечерәк поселогында төпләнергә булалар....

Трусеневлар хуҗалыгы Тетееводан читтә дә билгеле. Кәҗә сөте, сыр, йогыртка аларның дуслары ягыннан гына түгел, башкалар тарафыннан да сорау зур. Алар артыннан күрше авыллардан һәм хәтта Казаннан да киләләр.

Барысы да 11 ел элек башлана. Аларның шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак китәсе килә. Шуңа күрә Лаеш районының бер кечерәк поселогында төпләнергә булалар. Янәшәдә генә урман, инеш, үз йортлары. Башта эт алалар, аннан тавыклар асрый башлыйлар.

-Соңрак кәҗә дә тотарга буладыр дигән фикергә килдек, - дип искә ала Диана Трусенева. - Беренче чиратта балалар сәламәтлеген кайгырттык, ә алар безнең өчәү. Без гади, нәселсез кәҗәдән башладык. Аннан соң нәселлеләрне алдык - Тверь һәм Владимир өлкәләреннән. Кәҗә тәкәсен - Ульяновск өлкәсеннән. Гомумән алганда, ирем алар артыннан 6,5 мең км юл үтте. Шулай итеп, Россиядәге иң яхшы нәселле кәҗәләрне җыйдык. Кәҗә абзарын, үз өебезне салган кебек, үзебез төзедек.

Диана заманча технология буенча төзелгән корылманы карарга чакыра.

-Эчтән ул җылытылган, вентилятор урнаштырдык, шулай булмаганда һава дымлы була, кәҗәләр йөткерә башлый, - дип кәҗә үстерү серләре белән уртаклаша ул. - Кәҗәне - ярлылар сыеры диләр. Мин алай димәс идем. Кәҗә бик файдалы хайван, аның табыш бирү коэффициенты югары.

Кәҗә бәтиләре сату исәбенә Трусеневлар гади ашлык кына түгел, ә иң яхшы сыйфатлы ашлык ала алалар. Шулай ук печәннең сусылрагын, үлән грануллары, хәтта ниндидер яшелчәләр, җиләк-җимеш, витаминлы препаратлар да. Бу файдага гына - кәҗәләрнең бәтиләре нык, яхшы була. Хайваннар үзләрен асрау өчен тотылган чыгымнарны каплый диярлек.

-Безнең бу шөгыльне чиста бизнес дип атау кыен. Мин бер үк вакытта мәктәптә укытучы булып эшлим. Хәзергә дәресләрем күп түгел - атнага өч көн. Атнаның дүрт көнен гаилә белән үткәрәм.

Сырны кәҗә сөтеннән ясыйлар. Ул бик йомшак булып чыга, күбрәк эремчеккә охшаган. Кәҗәләр асрый гына башлаганда сырны сыер сөтеннән ясый башлыйлар. Бу фикер үзеннән-үзе туа. Дуслары гаҗәпләнә башлый: "Диана, шундый продукт ясыйсың икән, ник сатмыйсың?"

-Башта без шикләндек: бәлки сыр беркемгә дә кирәкмидер? Аннан соң аз-азлап сата башладык. Бераздан аңа чират барлыкка килүенә шаккаттым. Рецептны өч ел дәвамында тикшереп дөресләдем. Инглиз телендә китаплар укыдым, сыр ясаучылар тәҗрибәсен өйрәндем. Үземнең сәяхәтләрем нәтиҗәсендә үземә нинди сыр кирәклеген аңладым, - хуҗабикә бер баш сыр күрсәтә. Менә бу, мәсәлән, типик Урта диңгез сыры, заказ буенча эшләнгән. Иң мөһиме, температура режимы дөрес үтәлсен һәм дөрес состав. Киңәергә кирәк иде, чөнки натураль продукт сатып алырга теләүчеләр саны күбәйгәннән-күбәя. Ирем белән безнең утыз кәҗәгә ферма булдырасы килә, без анда бар гаиләбез белән эшләячәкбез. Әмма проблема бар: без бакчачылык ширкәте территориясендә яшибез. Безнең шөгыль бар кешегә дә ошамый, - дип уфтана Диана. - Шуңа күрә безгә җир алуда ярдәм итәрләр дип өметләнәбез. Шул чакта алга таба үсәчәкбез. Әмма мәктәптәге эшемне ташламаячакмын, чөнки балалар белән аралашу илһам бирә.

Диана Фердинандовна һәм Михаил Вадимовичка сыр яки эремчек сатып алучылар гына мөрәҗәгать итми - хәтта эремчек суына да сорау бар. Кызганычка каршы, чимал җитмәгәнлектән Трусеневлар хуҗалыгы продукциясеннән бар кеше дә авыз итә алмый.

Хуҗабикә әздән башларга кирәк дип саный, ә кемнеңдер китереп бирүен көтеп торырга түгел. Аның һәр җирдә чисталык һәм тәртип. Күбесен үз тәҗрибәсеннән чыгып эшли. Мәсәлән, сауганда башта сабын кулланган, әмма аның тирене киптерүенә игътибар иткән, кәҗәнең җилеме ярыла башлаган. Балалар кремына күчкән.

Ванюша, Трусеневларның уртанчы уллары, аяк астында бөтерелә, рәхәтләнеп кәҗәләргә бирелүче гранулларны күрсәтә. Өлкәннәр сһзенә колак сала. Оста куллы әтисенә сокланып карый: ул электр да кертә, ау этләре дә тәрбияли, башка күп нәрсәләрне дә эшли ала.

Бу тату гаиләгә карагач, аларның барысы да яхшы буласына ышанасың. Кәҗә фермасы да булыр, яңа продукция дә, ул диңгез арты продуктларын бик рәхәтләнеп алыштырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево