Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Динамик үсешкә этәрүче сәбәпләр

Узган пәнҗешәмбедә булган Лаеш район Советының отчет сессиясендә казанышлар һәм үсеш перспективалары турында сүз барды. Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республикада булган һәм хакимиятнең аерым игътибарын таләп иткән кризис күренешләренә тукталды. Лаеш районы алдында колач җитмәслек базар. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм республика парламенты...

Узган пәнҗешәмбедә булган Лаеш район Советының отчет сессиясендә казанышлар һәм үсеш перспективалары турында сүз барды. Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республикада булган һәм хакимиятнең аерым игътибарын таләп иткән кризис күренешләренә тукталды.

Лаеш районы алдында колач җитмәслек базар.

Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин сессия башланыр алдыннан җирле эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе оештырылган "ДорХан 21 гасыр - Казан" җитештерү комплексын карадылар. Фәрит Хәйруллович сорауларына җавап биреп, бизнес вәкилләре чималга бәяләр артуны искәрттеләр. Ә бу продукция кыйммәтләнүгә китерә. Әмма алар килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзлиләр, яңа юнәлешләр үзләштерәләр һәм яңа продукция чыгаруны жайга салалар.

-Казан сезнең янәшәдә генә. Ә бу чиксез базар, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин сессиядә чыгыш ясаганда.

Район үсештә

Елга йомгак ясап, башлык Михаил Афанасьев 2014 елда барлык төп федераль һәм республика социаль программаларының актив тормышка ашырылуын билгеләде: ФАПлар, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм авыл клублары төзү һәм капиталь ремонтлау, - болар бик җитди программалар һәм кешеләр аларны лаеклы бәяләде.

Без өй туйлары турында хәбәрләргә ничектер ияләштек инде, аларны шулай булырга тиеш итеп кабул итәбез. Бу яхшы билге, районның динамик үсешенең ачык күрсәткече. Шул ук вакытта һәр өй туе - йөзләрчә кешенең зур хезмәте нәтиҗәсе.

Районда хуҗалык итүнең кече формалары актив үсә. Моның өчен бөтен шартлар тудырыла. Узган ел 26 гаилә фермасында 51 миллион сумга продукция житештергәннәр. Тулаем территориаль продуктның гомуми күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясе өлеше 24% тәшкил иткән. Район инвесторлар өчен дә җәлеп итәрлек.

Медицина хезмәте күрсәтү һәм медикаментлар белән тәэмин итүнең сыйфаты буенча без беренче унлыкта, туучылар санының уңай динамикасы теркәлгән.

-Хәл бик авыр булган районнар бар, - ди ачынып Фәрит Мөхәммәтшин. - 20-23 җирлекнең сигезендә бер бала да тумаган, ә үлүчеләр 9-10 ар кеше. Лаеш районы бар республика белән бергә Татарстан икътисадына үзенең лаеклы өлешен кертте. Муниципаль берәмлекләрнең интеграль рейтингында ул бүген мактаулы өченче урынны алып тора, - дип ассызыклады парламент башлыгы.

"Читтән китерелгән продуктлар азрак булыр"

-Без әлеге сүзне ничек кенә әйтмәскә теләсәк тә, кризис бар, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы спикеры. - Лаешлылар аны тулы күләмдә тоймадылар әле. Шул ук вакытта, Татарстанның кайбер предприятиеләрендә җитештерү күләме кимеде. Әмма барлык 27 социаль программа да республиканың үсеш планында калды. Икътисадның хуҗалык секторына ярдәм итәрбез, гәрчә кыенлыклар булса да. Язгы кыр эшләрен үткәрүгә иң кимендә 15 миллиард сум кирәк. Аларны уңышлы башкарырбыз дип ышанам. Читтән китерелгән продуктлар азрак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево сесия развитие района

2
X