Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дөнья күләмендәге вакыйга

Лаешта, дөньяда беренче тапкыр, балалар һәм үсмерләр арасында самбо буенча Беренче "Сукырлар спорты" турниры булды. Автор фотосы Анда Татарстаннан (Лаеш), Марий Эл (Йошкар-Ола) һәм Свердловский өлкәсеннән (Екатеринбург) 34 спортчы катнашты. Сукырлар һәм начар күрүче балалар арасында мондый беренчелекнең чын-чынлап дөньяда тиңе юк. Мактаулы кунаклар составы да аның статусын ачык күрсәтә:...

Лаешта, дөньяда беренче тапкыр, балалар һәм үсмерләр арасында самбо буенча Беренче "Сукырлар спорты" турниры булды.

Автор фотосы

Анда Татарстаннан (Лаеш), Марий Эл (Йошкар-Ола) һәм Свердловский өлкәсеннән (Екатеринбург) 34 спортчы катнашты. Сукырлар һәм начар күрүче балалар арасында мондый беренчелекнең чын-чынлап дөньяда тиңе юк. Мактаулы кунаклар составы да аның статусын ачык күрсәтә: инвалидларның гомумроссия җәмәгать оешмасы Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Владимир Федорин, "Сукырлар спорты" самбо хәйрия фонды президенты Наталья Новикова, "Наско" Казан территориаль идарәсе Лаеш филиалы директоры Гөлфия Ханова һәм башкалар.

Лаеш райбашкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Карсалов котлау сүзе белән чыкты.

-Лаеш районында спортны үстерү буенча зур эш алып барыла. Яшьләрне спортка җәлеп итү өчен шартлар тудырыла, - дип билгеләп китте Андрей Геннадьевич. - 2017 елда гына да районда өч спорт объекты файдалануга тапшырылды - Атабайда, Пәрәүдә һәм Габишевода.

Район башлыгы исеменнән ул самбо буенча Беренче "Сукырлар спорты" турнирын оештыручыларга спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Келәмдә көрәш кызды. Җиңүләрнең гомуми исәбе буенча Лаеш районы командасы алтын медаль яулады. Икенче урында Йошкар-Ола спортчылары, екатеринбурглылар өченче урында.

Фикерләр

Ярышларның баш хөкемдары, "Мәскәү самбо федерациясе" төбәк җәмәгать оешмасы вице-президенты Виктор Игнатенко:

-Сукырлар һәм начар күрүче үсмерләр арасында Лаешта үткән турнир - истәлекле вакыйга. Бу башлангычны хупларлар һәм киләсе елда бүгенге кебек өч төбәк кенә түгел, күпләр катнашыр дип уйлыйм. Балалар шөгыльләнәләр, аларга үзләре кебекләр арасында үсү өчен старт кирәк.

Күз күрүе буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар белән эшләү буенча Бөтенроссия самбо Федерациясе комиссия җитәкчесе Роман Новиков:

-Турнирның оештыру дәрәҗәсе югары булды. Лаеш районы җитәкчелеге күрү буенча инвалид егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча дөньяда беренче турнирны үткәрүгә җитди караган. Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар интернат мәктәбенең самбо секциясен алып баручы тренеры Рөстәм Насыйбуллинны билгеләп үтәсем килә. Аның энтузиазмыннан, үҗәтлегеннән һәм

инициативасыннан башка бу бәйрәм булмас та иде. Интернат-мәктәп директоры Венера Дәүлиева да яхшы үрнәк. Коррекция мәктәпләре җитәкчеләренең күбесе самбо спортның имгәнә торган төре дип ялгышалар, әмма бу алай түгел. Сукырлар спортында кайбер дисциплиналарда самбога караганда күбрәк җәрәхәтләр ала торганнары шактый.

Никита Соловьев:

-Миңа 14 яшь, өч ай Рөстәм Насыйбуллинда шөгыльләнәм. Миңа турнир ошады, киләчәктә дә җиңү өчен тырышачакмын.

Россия күптәннән инде самбоны спортның олимпия төрләренә кертүләрен тели. Әмма моның өчен МОК таләпләре буенча Россиядә самбо буенча чемпионатлар (өлкәннәр арасында) һәм беренчелекләр (балалар арасында), шул исәптән сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында да үткәрү сорала. Шуңа күрә сукырлар арасында Лаешта үткән самбо турнирының әһәмияте биниһая зур. Бу хакта россия һәм халыкара электрон ММЧда да сөйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район