Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр өчен "Мәрхәмәтле телефон"

Татарстанда 1 октябрьдә шул исемдә Өлкәннәр көненә багышланган акция старт ала.

Үткән сишәмбедә булган видеоконференциядә шул хакта сүз барды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова сүзләре буенча, республикада 15 меңнән артык ярдәмгә мохтаҗ өлкән кеше хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында исәптә тора. Ә 3,5 мең өлкән кеше тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару хезмәтләрен чакыру мөмкинлегеннән мәхрүм.

ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы өлкәннәргә бик тә туры килгән мобильле телефоннар мониторингы үткәрде. Аларга куелган төп таләпләр - саннары зур язылган эре төймәләр, ачык төстәге дисплей, гади меню һәм кулай бәя. Бу акциядә катнашырга әзер булган әйдәүче биш кәрәзле оператор белән килешү бар. Пенсионерлар өчен махсус тариф булмаячак. Социаль яклау хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кеше белән килешү төзиләр, республика өчен бердәм 112 коткару хезмәтләрен чакыру өчен 2 нче номерлы төймәне көйлиләр. Татьяна Ларионова бу бурыч көчтән килә, дип исәпли. Моннан тыш ул ай дәвамында телефоннан файдаланырга җитәрлек итеп сим-картага бер тапкыр акча салырга тәкъдим итте.

Тапшырылган һәр телефон һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматлар МЧСка тапшырыла. ТР муниципаль берәмлекләр Советы башкарма секретаре Александр Барышев сүзләре буенча, яңа елдан соң социаль патронажда булган өлкән кешеләр 112 номеры буенча психологик ярдәм, ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшләр ала, участок табибы һәм социаль яклау бүлеге белән элемтәгә керә алачаклар.

Лаеш районында 17 ялгыз һәм 28 аерым яшәгән пенсионер кәрәзле телефоннарга мохтаҗ, Таттелеком аларга сим-карталарны бушлай бирергә әзер.

"Мәрхәмәтле телефон" акциясе ярдәмендә без өлкән кешеләр һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүнең яңа баскычына күтәреләбез. Бу акциягә җитди карау зарур", -дип исәпли ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Т.Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция декада телефон