Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экономияләү ысулы буларак ярминкә

Узган шимбәдә Лаешта авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча сезонлы ярминкә булды. Күчмә сәүдә вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алучыларга бәрәңге, яшелчә, ашлык, йомырка, шулай ук терлек азыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәткән бәядән тәкъдим иттеләр. Бу юлы аграрийларга эшкәртүче предприятиеләр дә кушылды. Казан май комбинаты, Лаеш балык заводы...

Узган шимбәдә Лаешта авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча сезонлы ярминкә булды.

Күчмә сәүдә вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алучыларга бәрәңге, яшелчә, ашлык, йомырка, шулай ук терлек азыгын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәткән бәядән тәкъдим иттеләр. Бу юлы аграрийларга эшкәртүче предприятиеләр дә кушылды. Казан май комбинаты, Лаеш балык заводы продукциясен сату да яхшы барды. Ярминкәне оештыручылар сүзләре буенча, һава шартлары яхшы булмау кышка азык-төлек запасы булдырырга һәм шул ук вакытта экономияләргә теләүчеләр өчен киртә булмады. Гәрчә чираттагы ярминкәне киң күңелле һәм юмарт дип атавы кыенрак булса да.

-Шәхсән мин ярминкәгә ит алырга килдем. Әмма, кызганычка каршы, бүген тәкъдим ителгән бар продукция вегетарианнарга исәпләнгән. Ит юк икән инде, сөт алыйм дип уйлаган идем, аны да тапмадым, - дип газета хәбәрчесенә үзенең ризасызлыгын белдерде бер сатып алучы һәм көнбагыш мае алырга чиратка басты. - Буш кул белән кайтып булмый бит инде!

Базарга үсемлекчелек продукциясенә килгәннәргә бәхет күбрәк елмайды. Сатуда хәтта җирле эшмәкәрләр үстергән яңа кыяр да бар иде.

Бу көннәрдә аграрийлар алдагы шимбәдә Казанда үтәчәк чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә әзерләнәләр. Бу көздә алар Казанга бару өчен сәүдә кәрваннарын инде дүрт тапкыр әзерләгән, ә Лаешка - ике тапкыр. Быел республика башкаласында ярминкәләр сезоны 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ярмарка