Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел тәрбиячесе сайланды

"Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр исеме аталды. Финалда сигез мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән педагоглар катнашты. Катнашучылар үз һөнәри дәрәҗәләрен күрсәтә торган иҗади үзтәкъдир итү әзерләделәр һәм эшчәнлек перспективалары турында сөйләделәр. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы балалар белән ачык чара үткәрде , ә соңыннан үзанализ ясады, аның уңай һәм тискәре...

"Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр исеме аталды.

Финалда сигез мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән педагоглар катнашты. Катнашучылар үз һөнәри дәрәҗәләрен күрсәтә торган иҗади үзтәкъдир итү әзерләделәр һәм эшчәнлек перспективалары турында сөйләделәр. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы балалар белән ачык чара үткәрде , ә соңыннан үзанализ ясады, аның уңай һәм тискәре якларын әйтеп үтте.

Жюри конкурс дипломантлары һәм җиңүчеләр исемнәрен атады.

Лаешның "Березка" балалар бакчасы физик культура буенча инструкторы Илья Гордеев алда барды. Икенче урында Олы Кабан "Ладушки" балалар бакчасы тәрбиячесе - Эльвира Биктимерова. Елена Никифорова өченче булды, ул Столбищедагы "Әкият" бакчасы музыка җитәкчесе.

Төрле номинацияләрдә биш приз иясе ачыкланды: Әлфия Рамазанова (Габишево, "Одуванчик"), Ольга Гурбатова (25 Октябрь исемендәге поселок, "Солнышко"), Ирина Бикмиева (Лаеш, "Рябинка"), Наталия Дмитриева (Комлы Ковали) һәм Людмила Грачева (Лаеш, "Радуга").

-Катнашучылар һәм кунаклар чараның оештырылу дәрәҗәсе югары булуны билгеләп үттеләр, - дип әйтеп китте мәгариф идарәсе методисты Венера Дәүлиева. - Алар кабул иткән якка - Лаешның "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район